Азнакайда яңа прокурор билгеләнде
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Генераль прокуроры боерыгы белән Азнакайның яңа прокуроры итеп юстициянең өлкән киңәшчесе Рим Сөнгатуллин билгеләнде. Рим Сөнгатуллин республиканың Арча районы Яңа Иябаш авылында туып үскән. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Ул прокуратурага 20 ел элек килгән. 2004 елдан алып 2009 елга кадәр Мамадыш районы прокуроры урынбасары урынын били, аннары республиканың Чирмешән районы прокуроры вазифасына күчә. Соңгы алты елда Татарстанның Теләче районы прокуроры булып хезмәт иткән. Республиканың күзәтчелек ведомствосы башлыгы Илдус Нәфыйков яңа җитәкчене район прокуратурасы коллективына тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, элек бу вазифаны биләгән Илшат Нәҗмиев Баулы прокуроры итеп билгеләнде.