Контрафакт алкоголь: хәбәр өчен акча бирәләр

Соңгы арада министрлыклар һәм ведомстволар төрле җитешсезлекләргә каршы халык кулы белән көрәшә башлады. Кешеләрне активлаштыруның иң үтемле юлларының берсе – акчалата бүләк!

Әйтик, узган ел экология юнәлешендәге хокук бозулар турында хәбәр салучыларга шундый стимул уйлап таптылар. Күптән түгел “Халык инспекторы” системасында да иң активларны буш кул белән калдырмаска вәгъдә ителде. Хәзер инде ел саен республикабыз казнасына 1 миллиард сумлык зыян салган контрафакт алкогольнең дә тамырын халык ярдәме белән корытмакчылар.

Билгеле булганча, контрафакт продукция җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүчеләр турында  “Халык контроленә” хәбәр салу мөмкинлеге инде шактый вакыт элек тудырылды. Әлеге хезмәт белән татарстанлылар актив файдаланса да, законсыз алкоголь әйләнеше белән көрәшергә теләүчеләр саны аз булган. Узган елда бу сервиска нибары 108 мөрәҗәгать килеп ирешкән, шуларның яртысыннан бераз артыгы гына (60-ы) расланган.

Шикаятьләр, нигездә, зур шәһәрләрдән генә алынган. Иң күп хокук бозулар турында Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр хәбәр иткән, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Кукмара һәм Югары Осланнан берничә генә “сигнал” алынган. Башка шәһәр-районнардан исә, гомумән, язучылар булмаган.

Татарстан буенча Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, суррогат алкоголь белән көрәштә халыкны активлаштыру чарасы гамәлгә керүе турында хәбәр итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 1 гыйнварыннан “Халык конроле”нә  этил спирты җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар турында дөрес мәгълүмат җиткерүчеләрне матди яктан хуплау турында карар кабул иткән.  Хәбәр ителгән хокук бозуның җитдилегенә карап, мәгълүмат бирүчегә 1000, 2000 яки 3000 күләмендә акча түләнәчәк.

Әйтик,  гражданин хәбәре расланып,  аның ярдәме белән 10-100 литр спиртлы продукция конфискацияләнсә һәм хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылса, 1000 сум бирү каралган. Конфискацияләнгән продукция күләме 100 литрдан артса – 2000 сум, ә инде җитди хокук бозу ачыкланып, сүз җинаять җаваплылыгы турында барса – 3000 сум биреләчәк. Барлыгы республика казнасыннан бу максатларга 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Алкоголь әйләнеше өлкәсендә канун бозулар турында хәбәр итүчеләр турында мәгълүмат, коррупция очраклары турында җиткерүчеләрнеке кебек үк, ябык булачак. Шикаятьнең статусын бары тик хәбәр салучы үзе һәм аны тикшерү белән шөгыльләнгән Дәүләт алкоголь инспекциясе яки Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре генә күрә алачак.

- Конфиденциальлек гарантияләнә, шуңа күрә хокук бозу турында хәбәрдар кеше мәгълүматны җиткерергә куркып тормасын. Әгәр дә сүз административ хокук бозу турында бара икән, бу очракны безнең ведомство тикшерәчәк, инде җинаять җаваплылыгы каралса, мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгына җиткереләчәк, - дип белдерде Игорь Марченко.

Контрафакт белән көрәшнең мөһимлеген исә аңлатып та торасы юк. Ел саен, сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр кулланып, меңләгән кеше агулана, йөзләгән кеше үлә. Әйтик, узган елда Татарстанда гына 1190 кеше зыян күргән, араларында балалар һәм яшүсмерләр дә бар. 356 кешенең гомерен саклап кала алмаганнар. Димәк, алкоголь белән агуланудан көн саен бер кешене югалтабыз.  

Татарстанлыларны контрафакт белән көрәштә активлаштыру проекты уңышлы булган очракта, ул киләсе елга да дәвам итәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Менделеевске

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Татарстана
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Менделеевске и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *