Легаль булмаган алкоголь сатучылар хакында хәбәр итүчеләр акчалата бүләкләнәчәк

 Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк.
Моның өчен әлеге кеше тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килүе һәм шушы очрак уңаеннан административ яки җинаять эше кузгатылу шарт.
 
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте. Аның сүзләренчә, легаль булмаган алкоголь продукциясе белән сату итү хакында мәгълүмат расланып, тикшерүләр барышында 10-100 литр күләмендә продукция йолып алына һәм гаепле зат административ җаваплылыкка тартыла икән, ул чагында кыңгыр эш турында мәгълүмат биргән гражданга 1 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Әгәр йолып алынган продукциянең күләме 100 литрдан артып китсә, — 2 мең сум. Легаль булмаган продукция сату буенча җинаять эше кузгатылган очракта, 3 мең сум күләмендә матди түләү каралган.
 
Игорь Марченко хәбәр иткәнчә, “Халык контроле” мәгълүмат системасына 2015 елда шундый 108 мөрәҗәгать килеп ирешкән һәм 60 ында легаль булмаган алкоголь сату очрагы расланган. Әлеге мөрәҗәгатьләр Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Кукмара, Югары Ослан төбәкләреннән булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Менделеевске

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Татарстана
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Менделеевске и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *