Республика марилары Күләгәшкә җыелды

Күләгәш авылында мариларның милли бәйрәменә хәтта күрше республикалардан да делегацияләр килде.

Бүген Әгерҗенең Күләгәш авылында республикакүләм Семык мари халкы мәдәнияте бәйрәме үткәрелде. Анда районның тирә-як авылларыннан бәйрәм итәргә килделәр. Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Кукмара, Арча, Балтач, Мөслим, Алабуга районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан республикалары рәсми вәкилләре һәм барлыгы ике дистәләп иҗат коллективлары катнашты. Милли бәйрәмне хөрмәт итеп, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров һ.б. рәсми затлар да килде.

Авылның үзәк урамы буйлап узып, бәйрәм буласы мәйданга җыелган арада мәртәбәле кунаклар ачык һавадагы тарих музеен карады, татар, мари, рус утарлары белән танышып чыкты. Анда шушы халыкларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары белән танышу мөмкинлеге каралган иде. Аннары остаханәләрдә мастер-классларны тамаша кылдылар: биредә кунакларга мари курчагы ясау, мари киеме тегү үзенчәлекләре күрсәтелде.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бәйрәм сәламе тапшырды. Халыкның йөзен күрсәтә торган милли бәйрәмдә без мариларның тырыш, үҗәт, хезмәт сөючән, мәдәниятле булуын күрдек, диде. Аннан соң сүз алган Данил Мостафин да, Валерий Макаров та халыкны мари телендә сәламләде. Күләгәшнең иң матур почмагында, табигатьнең ямьле чагында халыкның милли бәйрәмдә күңел ачуын искәртеп, район хакимияте башлыгы, бездә хезмәттә дә сынатмыйлар, ял да итә беләләр, диде.

Бәйрәмдә балаларга аерым мәйданчык һәм кечкенә сәхнә эшләнгән иде. Спорт ярышлары төп мәйданнан бераз читтәрәк уздырылды. Бәйрәм кунаклары аркан тартышу, капчык бәрешү, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк күтәреп узышу һәм спорт ярышларында бик теләп катнашты, бүләкләр алды. 

“Семык” барышында “Марий патыр” ("Мари батыры") һәм “Марий удыр” ("Мари кызы") конкурслары да үткәрелде. Гомумән, милли җырлы-биюле бәйрәм бик ямьле уза, кичке 4кә кадәр халык иркенләп күңел ачты.

Киләсе елда республикакүләм Семык Менделеевскида узачак. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Менделеевске

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Татарстана
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Менделеевске и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *