Мәләкәстә – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы (фото)
Җиңү көнен бар дөнья түземсезлек белән көтеп ала. Әйтергә генә ансат, дистәләрчә миллион кешенең гомерен өзгән сугыш бетүгә 70 ел вакыт узган.
Бу бәйрәмгә Мәләкәс авыл җирле үзидарәсенә караган балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм башка оешмалар да алдан хәзерлек күрде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы вакытында мәдәният йортында зал халык белән тулы иде. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары, Әфган һәм Чечен сугышларында катнашкан авылдашларыбыз чакырылды. Мәктәп укучылары Бөтенроссия кысаларында үтүче «Υлемсез полк» акциясе белән урамнан үттеләр. Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан фронтовик авылдашларның зур фотостенды эшләнде.
Тантананы авыл җирлеге башлыгы Мифодеев М.В. ачып җибәрде. Бәйрәм белән тәбрикләп, Тукай муниципаль район башлыгыңың хәрби эшләр ярдәмчесе, полковник Хәлил Хәбибуллин, мәктәп директоры Шагалеева С.Х., КФХ «Миннеханов» җитәкчесе Минненханов М. И. чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары бик матур композиция әзерләделәр, алар чыгышын карап утырганда күпләрнең күзләре яшьләнде. «Тамчыкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә сугышның нәрсә икәнен аңлап бетермәгән хәлдә бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгән, алар матур итеп биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Армия сафларыннан кайткан егетләрнең бу көнне хәрби киемнәрдән киенеп килүе дә бу бәйрәмгә патриотик рух өстәде. Авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Ветераннар бәйрәмне чәй өстәле артында дәвам итте. Бу көн бәйрәм салюты белән тәмамланды.
9 май көнне кичке сәгать 10да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кабаттан салют булды, бик күп яшьләр һәм олылар килгән иде.
Кешелек дөньясы бу Җиңүне 70 ел бәйрәм итә икән, без ышанабыз – ул 80, 90, 100 һәм 200 ел да бәйрәм ителер. Бу безгә һәр көнне көтеп алган кебек, күкрәкләргә иркен сулыш алган кебек зарур, дип хәбәр итә китапханәче Лидия Фартдинова.