Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чыгарылыш кичәләре кыйммәткә төшәме

Чыгарылыш кичәләре кыйммәткә төшәме
Балалар БДИ тапшырып бетергәч, мәктәп белән хушлашу кичәләре оештырылачак. Инде бу тантаналарга күп калмады. Ел саен бу бәйрәмнәр купшы уза дип зарланалар, аны ата-аналардан акча сыгуның бер ысулы дип саныйлар. Баксаң, тантаналарны тыйнаграк уздыру яклы булучылар күбәйгән. Моны Superjob порталы тикшеренүе исбатлый. Сораштыру нәтиҗәсендә ата-аналар арасында чыгарылыш кичәсе дип шапырыну кимегән, бер ел эчендә купшылыктан качучылар ике тапкыр арткан, балаларына чыгарылыш кичәсе өчен аерым күлмәк, костюм алучылар кимегән булуы ачыкланган. Ата-аналарның 20 проценты чыгарылыш кичәсе өчен 5 мең сум түләү дә җитә дигән, ә 25 проценты  кесәләреннән 10 мең сум чыгарган. Ата-аналарның 6 процент өлеше, мондый тантана бер генә була, дип 21-30 мең сум түләгән. Ә сез чыгарылыш кичәләрен оештырыр өчен ничә сум акча тотарга җыенасыз?
Гөлинә Гыймадова, “ВТ” журналисты:
 
– Кызым быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Вак-төякне санамаганда, чыгарылыш кичәсенә 10 мең сум акча тотыла. Бу акчага фотоальбом керә, анысы 2 мең сум тора, “Корстон” күңел ачу үзәгендә табынга түләү дә шушы акчадан исәпләнә. Кыз бала булгач, күлмәге дә кирәк, чәчен дә матур куясы килә, маникюры да эшләнә. Шулай җыела инде. Башта кызыма күпчелек ничек хәл итә, шулай эшләрбез, дидем. Көтүдән аерылып йөрү килешми. Әмма сыйныфташларның бер өлеше: “Нигә бу кадәр акча тотарга? Сәфәр кылсак кызыграк, күңеллерәк булачак”, – дигән. Шуңа кайберәүләре, кичәгә килмичә, ул акчаны Санкт-Петербургны күреп кайтырга ниятләгән. Хәзерге чыгарылыш тантаналарын карыйм да үземнекен искә төшерәм. Бернинди дә акча җыю юк иде, күлмәкне дә апам алып кайтты. Чәчәкләрне сатып алмадык, ә урманга барып, энҗе чәчәкләрен җыеп, укытучыларга бүләк иттек. 
 
Гөлүсә ИСМӘГЫЙЛЕВА, “Татарстан хәбәрләре” алып баручысы:
 
– Азат быел Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамлый. Бик тату, яхшы сыйныф булды, сыйныфташлар да, без, ата-аналар да, бер гаилә кебек яшәдек. Шуңа чыгарылыш кичәсен дә матур итеп оештырырга теләк бар. Тырышып укыдылар бит! Бездә артык байлар да, ярлылар да юк. Шуңа күрә уртак фикергә килү авыр булмады. 10ар мең сум акча җыярга булдык, ресторанга баланың әти-әнисе дә бара дип сөйләштек. Моннан тыш истәлек өчен фотоальбом эшләнә. Акча артык кала икән, мәктәп фондына бирәбез, дип сүз куештык. Бернинди дә хәмер булмый, бу турыда сүз дә бармый, мәктәп укытучылары, директоры балалар алдында чәкештереп эчеп утыру дөрес түгел, дип өйрәтте. 10 мең күп акча түгел дип саныйм, күтәрә алырлык. Менә таныш-белешләр зарлана, балаларын бай балалары укый торган мәктәпләргә бирделәр дә, хәзер алар кебек кыланырга мәҗбүрләр. 
 
Айдар МИРСӘЕТОВ (Питрәч авылы):
 
– Быел өлкән улыбыз дүртенче сыйныфны тәмамлады. Гел “бишле”гә! Барысы да яхшы укыдылар. Бу – укытучылары Гөлсу Кыямовна Гыйззәтуллинаның тырышлыгы. Акыллы булды, балалар да аны яратты. Чыгарылыш кичәсе бик тыйнак, әмма тантаналы, матур узды. Ул шундый булырга тиеш тә. Әмма балаларны каядыр алып барып күңел ачтырасы да килде. Бездәге ата-аналар шапырына торганнардан түгел. Ресторан-кафе дигән сүз чыкты, ләкин балаларга кызыкмы ул, нинди файда бирә, күңелләрендә ни кала, дигән сорау туды. Баш тарттык. Аннары табигатьтә Сабан туе уздырыйкмы әллә, дидек. Болай да көне-төне урманда дип уйлаштык та Казандагы “Fan 24”кә барырга карар кылдык. Һәр борынга – 800 сум, бу акчага автобуста бару да, уеннар да, ашау-эчү дә кергән. Көн буе балалар рәхәтләнде! Чыгарылыш кичәләре ул ата-аналар өчен түгел, ә балалар өчен.
 
Гүзәл Насыйбуллина (Чаллы шәһәре):
 
– Малайга ни кирәк? Күлмәк, пиджак белән чалбар, аяк киеме. Улыма алган костюм 3 мең сумга төште, аяк киеме 2 мең сум булды, күлмәге – 400 сум. Барысын да базардан алдык. Улым безгә: “Әти-әни, миңа бәйрәм кирәкми, аттестатны барам да алам. Акчаның башка әйбергә дә кирәге чыгар”, – диде. Үзебез бәйрәмгә баруын теләдек, әмма аның исе китмәде.
 
(“Ватаным Татарстан”,   /№ 85, 20.06.2015/)

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Врач Поздняков: комары в России могут переносить туляремию и червей-паразитов

«ЕГЭ? Легко!». Ой ли?..

В Подольске проведут реконструкцию школы и возведут пристройку

Омбудсмен Ксения Мишонова призвала усилить контроль за детьми у водоемов

Музыкальные новости

Выгодно ли покупать квартиру в новостройке?

Концерт студии "Жерминаль"

Белый дом: Байден посетит Францию на годовщину высадки союзников в Нормандии

Футбольный фестиваль «ЦСКА — все сюда!» пройдет в Домодедове

Новости России

Белоусов заявил о необходимости наращивать усилия в военной сфере с Таджикистаном

МЧС: Кратковременный дождь с грозой ожидается в Москве вечером 31 мая

Лесной пожар потушили в Белоомутском лесничестве в Луховицах

На фестивале «Москва — на волне. Рыбная неделя» прошел костюмированный сап-заплыв

Экология в России и мире

Ozon открывает новый фулфилмент-центр в Ставрополье

Елена Шерипова: самые модные головные уборы на лето

На европейских курортах жители начали обносить улицы цепями, запрещая туристам туда заходить: романтический отдых закончился

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

Спорт в России и мире

Пресс-служба WTA мемом отреагировала на тяжёлую победу Свёнтек над Осакой

Надаль пропустит Уимблдон из-за желания сыграть на Олимпиаде

Елена Рыбакина удивила решением перед Уимблдоном

Мирра Андреева вышла во второй круг Открытого чемпионата Франции

Moscow.media

Лето в урочище Кокоря

ТСД промышленного класса Saotron RT-T60

ТСД SAOTRON RT-T50: высокопроизводительный терминал сбора данных промышленного класса

Губернатор ХМАО Комарова объявила, что уходит в отставку







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *