Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айболит өе

[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/refff.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="116" height="185" align="Right"]refff.jpg (10.98 Kb)[/img] Айболит турындагы әкиятне белмәгән кеше юктыр. Төрле җәнлекләргә ярдәмгә килүче бу изге җанның шәкертләре бүген дә бар. Мониканың колагы авырта, кычыта, ашы аш, йокысы йокы түгел. Ярый әле, хуҗасы игътибарлы. Яраткан ак песиенең сызлануын күргәч тә, ветеринарга алып барды. Анда Моникага укол ясадылар, колагына дару тамыздылар. Песи дә, хуҗасы да, тынычлап, өйләренә кайтып киттеләр. Тимкада — аллергия, муен йоннары коелып, яра хасил булган. Аны да хуҗасы мал докторына алып килгән. Ул төн шикелле кара мәче. Тимкага укол кададылар, ярасына дару сөрттеләр, анализлар бирергә куштылар. 3 айлык Чика иртән ютәлли икән. Хуҗасы Лилия ханым аның өчен борчылып, бәләкәчен рентгенга төшерткән, сурәтен алып килгән. Башкалабызның Ибраһимов урамына урнашкан “911” ветеринария клиникасы докторы Алсу Әхмәдиева рентген сурәтен игътибар белән карады. Бәхеткә, бернинди куркыныч нәрсә дә тапмады. Шулай да көчеккә кардиограмма да ясатырга кушты. — Көне буе шулай, – ди Алсу ханым. — Кайвакытта чәй эчәргә дә вакытыбыз булмый – дүрт аяклы пациентлар чиратка тезелә. Алар да нәкъ безнең шикелле бит, телләре генә бүтән. Ә чирләребез охшаш: шикәр диабеты, гастрит, инфаркт, хәтта онкология белән дә чирлиләр. Ярдәм итәргә теләгәнебезне сизәләр үзләре, күп вакыт тыныч кына яталар. Дөрес, кайчакта хуҗаларын тыңламый торган тәртипсезләр дә очраштыргалый. Кичә бер немец овчаркасы кабинетны тәмам “тар-мар” итте, чүп чиләкләрен аударды, өстәлләрне кузгатты, хуҗасының бер сүзен дә тыңламады. Ә бит дүрт аяклы дусларыгыз хуҗаларын тыңларга тиеш. Иркәләп “бозып” бетермәгез! Игътибарны киметеп, аларны ялгыз калдыру да куркыныч. Бервакыт бер этне алып килделәр. Тамагына аш үтми бичараның. Ике теннис тубы йоткан булган икән мескен. Операция ясарга туры килде. Ярый әле, исән калды. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Без, ветеринарлар, бәйрәмне куркып көтәбез. Чыршы уенчыклары, ялтыравык “яңгырлар” эт-песиләр өчен бик куркыныч. Алар аны ашап, хәтта үләргә дә мөмкин. — Эт, песидән тыш, кешеләр нинди хайваннар асрыйлар? Нинди җан ияләрен алып киләләр? — Элек күбрәк эт-песиләрне генә дәвалый идек. Хәзер модага ияреп нәрсә генә асрамыйлар: йорт куяннары, диңгез күселәре, әрләннәр, хәтта еланнар да... Беркөнне бер әтәчне алып килделәр — сугышкан, яраланган. Сугыш чукмары булса да, ярдәм күрсәттек инде. Бәлки, акыл керер. — Ә йорт-җирсез хайваннарны алып килсәләр... — Кайберәүләр машина бәрдергән, я булмаса, берәр бәлагә тарган урам этләрен яки песиләрен алып килеп, үз акчаларына дәвалыйлар. Клиникабыз түләүле бит, андыйларга ташлама ясыйбыз. Кайчакта балалар үзләре генә дә киләләр. Ләкин әти-әниләре белән килсәләр, әйбәтрәк. Эт-песи тотучылар колагына тагын бер нәрсә әйтмәкчемен: койрыклы-мыеклы, йөнтәс дусларыгызга прививкаларны вакытында ясатыгыз. Бу — аларның да, сезнең дә сәламәтлек өчен кирәк. Без бу клиникада эшләп, яхшы күңелле кешеләрнең җирдә күбрәк икәненә көннән–көн ныграк ышанабыз. — Ә бу язманы укыгач, андыйларның саны тагын да артачак. Рәхмәт сезгә!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *