Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Язучыга өч сорау

[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/111444777.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="254" height="185" align="Left"]111444777.jpg (37.02 Kb)[/img] — Ничек уйлыйсыз: Туфан Миңнуллин бүген яшь егет булса, нинди булыр һәм нинди юл сайлар иде икән?

— Яшь Туфан – оныгы Данияр инде. Ул замана малае, башы эшли. Мин дә аңгыра түгел идем. Данияр бик кызыксынучан, заман өчен кирәкле бөтенесен белә, мин дә белә идем. 19 яшендә авылдан чыгып китеп, чирәм җирләрдәге зур бер совхозның баш бухгалтеры була алдым, минем карамакта миллион төрле товар бар иде. Димәк, шул вакыт өчен шактый әзерлекле булганмын. Ә бүгенге заман өчен мин арттарак торам. Әмма артта каласы килми, бәхәсләшәсе килә. Аталар һәм балалар кебек, оныклар һәм бабайлар бәхәсе дә – мәңгелек.

— Төрки халыкта аксакал дигән сүз бар. Сез үзегезне аксакал дип саныйсызмы?

— Аксакал ул дөнья күргән, тормыш тәҗрибәсе булган, дөрес гамәл кылып, дөрес киңәш биреп яши торган кеше. Аксакаллык ул бик кирәк. Ләкин мин аксакал булалмыйм, чөнки тик торалмыйм. Мине хөрмәт итүчеләр кайбер сыйфатларымда аксакаллык күрәләр икән – рәхмәт. Әмма үзем аксакаллыкка дәгъва кылмыйм, үземне әле ялгышып һәм бәхәсләшеп яшим дип уйлыйм. Ялгышымны төзәтәм дип, тагын ялгышам дип уйлыйм.

— Язганнарыгыздан кайсыларының киләчәккә барасын чамалыйсыздыр?..

—Мин бу җәмгыятьтә буш яшәмәгәнемне беләм. Халкыма кирәклегемне дә тоям, җаваплылык хисем дә бар. Язучы – бөтен татар әдәбиятының бер вәкиле.

“Аның туган авылы Олы Мәрәтхуҗага кайттык. Тирә-якта ул уйнап үскән болыннар, басулар, урманнар. Урманга кереп, хәтта чикләвек тә җыеп ашадык. ...Миңа урман арасыннан шүрәлеләр, диюләр, убырлы карчыклар һәм тагын әллә нинди әкият геройлары килеп чыгар төсле тоелды. Һәм драматургның “Гафият турында әкият”, “Айбулат”, “Кәрлә – мәктәп баласы”, “Безнең авыл Робинзоны” кебек әкиятләрен искә төшердем. Ямьсез, кыяфәтсез булсалар да, безне әйбәтлеккә өйрәтүче әкият-пьеса геройлары нәкъ менә шушы урманда яшиләрдер кебек иде миңа. Автор алар белән бәләкәй чагында, мөгаен, шунда танышкандыр дип уйладым...

Ә Туфан Миңнуллин туган нигездә, ул үскән йортта хәзер башлангыч мәктәп урнашкан. Биредә һәрчак балаларның шат авазлары яңгырап тора. Игелекле нигез. Туфан туган игелекле туфрак…”

Роберт Миңнуллин. 1985.

“Т

уфан Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләтенә алагаем олы хезмәт куша... Дәрәҗәләренең барысына да Туфан тырышлыгы, иҗади куәсе аркасында иреште. Аның бер генә бүләге турында да “лаексыз алды” дип әйтергә берәүнең дә теле бармас. Машалла, Туфан!”

Рабит Батулла. 2005.

Туфан абыйның драматургиясенә мин җиде мәртәбә мөрәҗәгать иттем. Туфан абый – тере классигыбыз. Камал театры сәхнәсендә Туфан абыйның соңгы куелган әсәрләренннән берсе – “Дивана”ны укып, сәхнәләштерергә алынганнан соң, аның бүгенге көн белән, бүгенге проблемалар белән яшәүче драматург икәненә мин тагын бер кат инандым.”

Фәрит Бикчәнтәев. 2010

Басылып чыккан китаплары

Дуслык хакына: юмористик хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.

Азат: әкият-пьесалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1966.

Бәхетле кияү: пьесалар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1969.

Күрше кызы: пьесалар.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1970.

Йөрәк янар өчен бирелгән: пьесалар.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1972.

Ир-егетләр: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.

Кеше бул!: хикәяләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.

Иптәш командир: пьесалар.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.

Китәр юлың еракмы: пьесалар - Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. .

Кырларым-тугайларым: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982,

Өмет: повесть, хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.

Без китәбез, сез каласыз: пьесалар. -— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.

Ай булмаса, йолдыз бар: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.

Минһаҗ маҗаралары. — Казан: Матбугат йорты, 1998.

Авыл эте Акбай: балалар өчен пьесалар. — Казан: Мәгариф, 1999

Утырып уйлар уйладым: көндәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. - 383 б.; 2001. — 351 б.; 2005.

Сайланма әсәрләр: ун томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

Татарның бер баласы. Казан: Рухият, 2003.

Әлдермештән Әлмәндәр: фәлсәфи комедия. — Казан: Мәгариф, 2005. (Инглиз, татар, рус телләрендә.)

Белая ворона (Альмандар из Альдермеша): комедия-притча / пер. с татар. — М.: ВААП, 1976.

Судьбы, избранные нами: пьеса / пер. с татар. — М.: ВААП, 1976.

Милые мои: рассказы /пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1979.

У совести вариантов нет: пьесы / пер. с татар. — М.:Сов. писатель, 1985.

Т

атарстанның халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миннуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, берникадәр вакыт Минзәлә драма театрында, аннары Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер хезмәтендә була. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир һәм «Чаян» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире, 1968 елдан – профессионал язучы.

Т.Миңнуллин әдәбиятка юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. 1962 елны аның «Безнең авыл кешеләре» исемле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, тамашачының игътибарын җәлеп итә. 1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Т.Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

Бүгенге көндә ул — татар сәхнә әдәбиятының алгы сафында атлап, төп үсеш тенденцияләрен иҗатында чагылдыручы драматург буларак билгеле. Аның оста каләме белән илледән артык исемдә драма һәм комедияләр, балалар өчен дистәләрчә әкият-пьесалар иҗат ителгән. 1963-1999 еллар арасында бер Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә Т.Миңнуллинның егерме алты пьесасы буенча спектакль уйнала. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы профессионал театрлары репертуарында да Т.Миңнуллин әсәрләре төп урынны биләп тора. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Диләфрүзгә дүрт кияү» һ.б. пьесалары Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Бурятия, Калмыкия, Дагстан, Осетия, Ичкерия, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан милли театрлары, Россиянең Омск, Воронеж, Әстерхан, Мичурин, Мурманск, Түбән Новгород, Новокузнецк шәһәрләре рус театрлары сәхнәләрендә дә куелып, уңыш казана.

Т.Миңнуллин — татар балалар драматургиясе үсешенә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Аның «Азат», «Гафият турында әкият», «Айга сәяхәт», «Айбулат» һәм «Авыл эте Акбай» исемле бөтен бер серия әкият-пьесалары, «Иптәш командир!», «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» кебек комедияләре республиканың курчак һәм драма театрлары репертуарында тотрыклы урын биләп торган әсәрләрдән санала.

Т.Миңнуллин — җор телле хикәяче, туры сүзле публицист һәм тәнкыйтьче дә. Аның җәмгыятьтә, кешеләр тормышында булып тора торган төрле хәлләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны бәян иткән көндәлек язмалары («Кызыл тышлы дәфтәрдән», «Утырып уйлар уйладым») һәм сатирик «Минһаҗ маҗаралары» хикәяте серияләре укучылар арасында аеруча зур популярлык казана.

Т.Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда М.Җәлил исемендәге премиясенә, «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, режиссеры М.Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы Ш.Биктимеров белән берлектә, 1979 елда Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 1984 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән Т.Миңнуллин «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исемгә лаек була һәм шул ук елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» дигән орден белән бүләкләнә. 2010 елдан Казан шәһәренең мактаулы гражданины.

Җәмәгать эшлеклесе буларак, Т.Миңнуллин 1984-1989 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 1997-2008 елларда ул Татар ПЕН-үзәге рәисе вазифаларын башкара. 1984-1989 елларда — Татарстан Югары Советы депутаты һәм 1989-1991 елларда элеккеге СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты булып эшли. 1995 елдан ул — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

“Әдипләребез” библиографик белешмәсеннән

кыскартып алынды.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Орловчанин Кирилл Кузин установил новый мировой рекорд в поднятии штанги на бицепс «Аполлон Аксель»

Малый и средний бизнес научат создавать инклюзивную среду

Популярный блогер назвал два главных преимущества России

Профессор Чумаков рассказал симптомах бруцеллеза

Музыкальные новости

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Тариф – БОЛЬШОЕ КИНО для съемки Фильма.

Сотрудники Росгвардии обеспечили безопасность транспортировки ракеты-носителя «Союз-2.1б» и грузового корабля «Прогресс МС-27» на космодроме «Байконур»

Летние товары в магазинах Fix Price

Новости России

Соревнования по настольному теннису прошли в Химках ко Дню пограничника

KP: муж изменял Алсу последние 10 лет

Музей Победы рассказал о маршрутах карты туристических патриотических проектов

Бондарев: Россия обладает достаточным вооружением чтобы отразить любую атаку

Экология в России и мире

Делегация МГППУ посетила в Ханое Представительство РФ «Русский дом»

Новые электрические зубные щетки Revyline RL 075 Peach Fuzz появились в филиале бренда в Москве

Gucci, коллекция Resort 2025

«Гениальная идея!»: звезды о новом музыкальном лейбле Детского радио

Спорт в России и мире

Надаль пропустит Уимблдон из-за желания сыграть на Олимпиаде

Новак Джокович и Хамад Меджедович сыграли в бочче на Ролан Гаррос | Виды спорта

Теннисист Рублев вышел во второй круг Открытого чемпионата Франции

Повернення Калініної до топ-50 та втрачені позиції Світоліної. Оновлені тенісні рейтинги WTA та ATP

Moscow.media

На закате.

Двигатель города на Неве: как «Грузовичкоф» участвует в жизни Санкт-Петербурга

Российские туристы назвали города, где лучше путешествовать в одиночестве

Дипломатическая бизнес-встреча «Россия - Африка» прошла в Белом Особняке Villa Barvikha







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *