Алтынчы
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/kkkkkll.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="145" height="232" align="Right"]kkkkkll.jpg (24.98 Kb)[/img]Казанда быел алтынчы мәртәбә Халыкара мөселман киносы фестивале үтте.
Ул беренче мәртәбә “Алтын мөнбәр” брендыннан башка һәм Татарстанның үз тырышлыгы белән уздырылды.
Нәтиҗә сөенечле – без Халыкара кинофестиваль оештырырга сәләтле. Казан кинофестивалендә катнашкан илләрнең күплеге һәм килгән картиналарның сыйфаты шуны раслый. Казан кинофестиваленең үзәгенә әверелгән “Родина” кинотеатрындагы аншлаглар да сөенечле фал.
Кинофестивальнең яңалыгы – анимация. Биредә АКШтан, Сириядән, Ираннан кил-гән мультиклар белән бергә, “Татармультфильм” чыгарган әсәрләр дә (Тукай шигырьләре буенча), “Сабантуй” киностудиясе тәкъдим иткән “Зилант” мультфильмы катнашты. Ә Сөембикә манарасын сурәтләгән приз Сириягә — “Ясмин кошлары” мультигы белән бергә “очты”.
Аның каравы, иң яхшы фильм номинациясендә җиңү яулаган “Бибинур” фильмы – безнеке. Аңа сценарийны Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча улы Мансур Гыйләҗев язып, чакырылган режиссер Юрий Фетинг куйган иде. Продюсеры – Светлана Бохараева. Ә иң сөендергәне – фильмда төп рольне уйнаган Фирдәвес ханым Әхтәмованың “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүе. Без Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың искиткеч талантлы актрисабыз икәнен үзебез яхшы беләбез, аның кабатланмас талантын жюрида утырган дөньякүләм кино белгечләренең дә тануы, тагын да горурлык. Шулай итеп актриса карьерасын Бибидән башлаган Фирдәвес апа, Бибиенә Нур өстәп, дөньяга танылды. Үзе “Бибинур” гонорарына Хаҗ кыла алуына сөенә.
Кинофестивальгә Татарстаннан кыска метражлы “Бр嬬лок” фильмы да (Илдар Ягъфәров), берничә документаль фильм да куелган иде. Аларның игътибарсыз калуы кызганыч. Әмма бөтен призны үзебез алып бетерә алмыйбыз бит инде, әйеме? Ираннан, Мисырдан, Алжирдан, Франциядән, Америкадан, Бөекбританиядән, Һиндстаннан, Башкортстаннан, Казахстаннан, Азәрбайҗаннан, Үзбәкстаннан да ислам кануннарына каршы килми торган менә дигән фильмнар килгән иде. Кыскасы, конкурс программасында 29 илдән 51 картина катнашты.
Кинофестиваль икән, аның, һичшиксез, кызыл келәме һәм шул келәмнән үтәсе кинойолдызлар булырга тиеш. Иң зур йолдыз – иң яшь “Оскар” лауреаты Эдриан Броуди иде. Кызыл келәмнән “Пирамида”га Казан кинофестиваленең ачылу һәм ябылу тантаналарына үтүчеләр арасында Олег Табаков, Сергей Соловьев, Александр Филиппенко һәм сериалларда катнашып танылган күпсанлы яшь артистлар бар иде. Яшьләрнең үзләренең кайда килеп эләккәннәрен онытып, Татарстанны Казахстан белән бутаулары гына кызганыч. Кунакларның саллыракларын, әдәплерәкләрен, акыллыракларын сайлау безнең кулдан килә торган эш. Талымсыз булырга ярамый. Казан — дөньяда бердәнбер мөселман киносы фестиваленең башкаласы.