Җитәкче буласың киләме?
“Кадрлар резервы” республика проектының икенче этабы төгәлләнде. Анда сайлап алу турында иң югары балл алган 30 резервчы катнашты. Алар мастер–класслар, практик дәресләр, төрле тренинглар һәм инглиз теле курслары үтеп, республикабыз өчен файдалы кешеләр булырга әзерләнделәр
ТАТАРСТАН “РЕЗЕРВ”ЛАРЫН БАРЛЫЙ
“Кадрлар резервы” турында телевизордан карап, матбугатта укып белсәм дә, анда катнашырмын дип уйламаган идем. ”Резерв”ка эләгүем бик очраклы булды. Бер конкурста катнашкан вакытта проектка заявка бирергә тәкъдим иттеләр. Бирдем. Бер атнадан исә сайлап алу турына чакырдылар. Анда исә түбәндәгеләр билгеле булды: Татарстанда үзен җитәкче пост¬ларда күрүче яшьләр 3000нән артык икән. Шулар арасыннан 600 кешене сайлап алу турына чакырганнар. Шул 600нең 200е генә проектка алыначак, калганнар иләктән төшеп кала.
Сайлап алу чып-чын кастингны хәтерләтте: киләсең, теркәләсең, сине фотога төшерәләр, шәхси номерыңны бирәләр һәм тест үтә торган бүлмәгә озаталар. Ә тест дигәннәре политология буенча белемеңне һәм эрудицияңне тикшерә. Сорауларның ниндие генә юк: “Миминоның режиссеры кем?”, “Сонет ничә иҗектән тора?”, “WWW нәрсә дигәнне аңлата?”, “Конек-горбунок” әсәренең авторы кем?”, “Титаник” җырын кем башкара?” һ.б.лар, һ.б.лар. Аннан психология буенча тест эшләтеп алдылар, анкета тутырттылар да, безне экспертлар карамагына тапшырдылар. Менә монда хәлләр булды! Сораулар ява – җавап биреп кенә өлгер. Сөйләтеп тә, җырлатып та карадылар, авыр хәлгә калдыра торган сораулар да бирделәр, уйнаттылар да...
Сайлап алу турыннан кайтканда алдагы турга үтмәячәгемә тулысынча ышанган идем. Ике атнадан беренче турга үтүчеләр исемлегендә үземне күреп, бер сөендем, бер көендем... Минем зачет-имтиханнар вакыты. Ниш¬ләргә? “Барыргамы-бармаскамы?” — дип, соңгы көнгә кадәр бәргәләндем.
Проектның беренче туры Татарстан хәрби комиссариаты карамагындагы “Патриот” үзәгендә, казармада үтте! Яшәү да, ашау да, көн тәртибе дә солдатларныкыча: 7.30да тору, 8.00да зарядка, 9.00да ашау, 10.00да уку... көн тәртибе минутлап саналган. Тәүлекнең 24 сәгате җитми калган көннәр дә булды хәтта.
Быел “Кадрлар резервы” проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз канаты астына алды. Димәк, яшь, белемле, әзерлекле кадрларга чыннан да кытлык бар. Шуңадырмы, безнең белән очрашуга кунакларның иң дәрәҗәлеләре килде: Президент Аппаратыннан да, Министрлар Кабинетыннан да, төрле министрлыклардан да. Һәрберсе дә очрашу вакытында телефон номерын биреп калдыра: “Без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер!”
Катнашучылар арасында 23-24 яшьтә үк зур үрләргә ирешкән актив яшьләр җитәрлек иде: Павел Шорин, мисал өчен, укый да, ике эштә эшләргә дә җитешә, Алсу Сәетова инде министрлыкта эшли, үзенең проектын тормышка ашыра, Константин Пучкин яшьләр Думасын җитәкли, кемдер Яшьләр иҗтимагый палатасында тора, кемдер Студентлар Лигасында, кемдер Президент стипендиаты...
Бер атна сизелмичә үтте дә китте. Аннан соң читтән торып уку туры башланып китте. Һәрбер катнашучыга махсус эш дәфтәрләре, биремнәр өләшенде. Шуларны вакытында эшләп тапшыра аласың икән, алдагы турга үтәсең. Эш дәфтәреннән тыш, һәр катнашучыга 3 социаль акция оештырырга кирәк булды.
Мин проектның икенче туры биремнәрен эшләп тә тормадым. Җитәкче булу минем өчен түгел икән! Минем шикелле уйлаучылар тагын 100 кеше булган. Икенче турга 200 кешенең яртысы гына үтте. Өй эшен иң яхшы башкарган 30 “резервчы” исә июль ахырында Анапада ял итеп, укып кайтты. Анда барган танышларым хис-кичерешләрен әле дә сөйләп бетерә алмый.
5-9 августта проектның икенче туры булды. Ул “Сайлаулар” дип аталган рольле уен формасында оештырылды. “Резервчы”лар үзләрен чын депутатлыкка кандидат итеп тойгандыр ул көннәрдә!
Алда исә аларны икенче читтән торып уку көтә. Димәк, проект¬ның финалына иң түземнәр, иң максатчаннар гына үтәчәк. Ә калганнар проект барышында чын тормыш мәктәбен үтеп, гомерлек тәҗрибә туплады. Ул тәҗрибә үзе үк зур җиңү. Үз-үзеңне җиңү!
Алсу МӘҖИТОВА.