Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Игътибар, балалар!”

Быелның җиде ае эчендә балалар катнашкан 345 юл һәлакәте булып, 18 баланың гомере өзелгән икән — хәлләр әйбәт түгел. Әлбәттә, балалар гаебе белән булган фаҗигаләр кими — монысы яхшы. Тик әти-әниләрне һәм юллардагы тәртипсез йөртүчеләрне ничек тәрбияләргә — шунысы проблема. 16 августтан республикада традицион “Игътибар — балалар!” профилактик операциясе башланды. Ул 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИнең пропаганда инспекторлары балаларга профилактик чара буларак спектакльләр күрсәтсәләр, КВНнар, викториналар, төрле уеннар әзерләсәләр, әти-әниләр белән сүз җитдирәк булачак. Чөнки балалар өчен әти-әни җаваплы. Баласы ялгыз гына юлларда йөргән ата-аналар белән балигъ булмаганнар белән шөгыльләнүче инспекторлар сөйләшәчәк. Мәктәп яны юллары да күз уңында булачак. Бөтен тиешле юл билгеләре куелганмы, мөмкин булган урында ясалма тигезсезлек ясалганмы – барысы да тагын бер кат җентекләп тикшереләчәк. Быелның җиде ае эчендә балалар катнашкан 345 юл һәлакәте булып, 18 баланың гомере өзелгән икән — хәлләр әйбәт түгел. Әлбәттә, балалар гаебе белән булган фаҗигаләр кими — монысы яхшы. Тик әти-әниләрне һәм юллардагы тәртипсез йөртүчеләрне ничек тәрбияләргә — шунысы проблема. Балаларны автомобиль салонында махсус җайланмалар белән беркетеп йөртү турында сүз күптән бара. ЮХИДИ инспекторлары бу мәсьәлә буенча еш кына рейдларга да чыгалар. Әлбәттә, аларның күпмедер нәтиҗәсе бар. Шулай да статистика аяусыз — нәкъ менә салонда махсус җайланмасыз утыртылган хәлдә 4 баланың гомере өзелгән. “Автомобиль салоныңда балалар өчен махсус утыргычың булмаса, улыңны дәресләрдән соң өйгә алып кайта алмавың мөмкин”, — дип кисәтә Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов. Баласының иминлеге хисабына акчаны янга калдырырга теләүчеләр белән сөйләшү каты булачак. “Миннән торса, сабыен алырга шушы гап-гади таләпне үтәмичә — салонына махсус җайланмалар урнаштырмыйча килгән әти кешегә баласын балалар тудыру йортыннан ук бирдертмәс идем”, — дип өсти республиканың баш автоинспекторы. Баласына игътибарсыз булган ата-анага РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 35.5 пункты буенча 500 сум штраф каралган. Брифингта катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров та, олыларны кесәсенә сугып кына тәртипкә өйрәтеп була, шул юл гына әлегә үтемле, дип саный. Аның сүзләренчә, уку елы башында беренче ата-аналар җыелышында ук балаларның юлларда иминлеге мәсьәләсе күтәреләчәк. Менә җәйнең күңелсез хәбәрләре: 25 июль. Чаллы–Зәй–Әлмәт юлы. Исерек шофер “Жигули”еның тизлеген арттырып, каршы як полосага килеп керә һәм “Шевроле Ланос”ка бәрелә. “Шевроле” салонында махсус утыргычларсыз гына 3 һәм 8 яшьлек ике бала була. Юл фаҗигасе 3 яшьлек сабыйның гомерен өзә. 14 август. Чаллы–Сарман юлы. “Лада Приора” шоферы светофорсыз чаттан сулга борылганда каршыга килүче транспортка юл бирми һәм “Дэу Нексия” белән бәрелешә. “Лада”га махсус җайланмаларсыз утыртылган сабый (2009 елгы) һәлак була. Шунысы игътибарга лаек: бу машина йөртүче баланы махсус җайланмаларсыз йөрткән өчен инде берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *