Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bett.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="181" height="279" align="Left"]bett.jpg (29.67 Kb)[/img]Мин – чын татар малае
[center]Әйдәгез танышыйк:
Галимҗан – исемем.
Рас килә, ди әти,
Исемгә җисемем.
Чатнатып сөйләшәм
Үз ана телемдә.
Оялмыйм,
курыкмыйм, —
Мин бит үз илемдә!
Үземне Ватанны
Сакларга әзерлим;
Дөресен әйткәндә,
Күптәннән әзер мин![/center]Башымда – чигүле,
Каюлы түбәтәй.
Догалар укырга
Өйрәтә Дәү әти.
Әйткәнне көтмичә,
Әнигә булышам.
Яшермим, аз гына
Абыйдан калышам…
Тәүфикълы булырга
Кирәген беләм мин.
Чын татар малае
Йөрәгем белән мин!
[center][b]Әлифба [/b]
Бүген мин “Әлифба” укыйм,
Әби алган “Коръән”ен.
Шушы ике китап җыйган
Бу дөньяның бар ямен.
Гади китап кына түгел,
“Әлифба” ул бер генә!
Аның һәрбер хәрефеннән
Иман нуры бөркелә!
Белемгә ачкыч кебек ул,
Киләчәккә юл кебек.
Иркәләп үзенә ала,
Әнкәй сузган кул кебек...
Әткәм биргән киңәш анда,
Бабамнарның акылы.
“Әлифба”ның һәрбер сүзе
Дога кебек укыла...
Шушы китапка җыелган
Күңелемнең бар гаме.
Белдем, белдем!
“Әлифба” ул –
Туган телнең Коръәне![/center]
[b]Ял иттем[/b]
Быел җәй мин бер паркта
Рәхәтләнеп ял иттем.
Шулкадәрле
рәхәт булды —
Ял итүдән ялыктым.
Иртә таңнан төнгә кадәр
Тышта уйнап карале!
Яр буеннан кайтып керәм,
Негр кебек каралып...
Анда җиләк — чиләк-чиләк!
Чикләвек, шомырт та бар.
Елгалары тулы балык,
Кунам дисәң — йорт та бар...
Малайлар да, кызлар да күп,
Уеннары да кызык.
«Чечня» булып та яттык без,
Яланда окоп казып...
Кыен чак та булып алды —
Чагып китте бал корты...
Нинди җирме? Ул — әбинең
«Авыл» дигән ял паркы!
[b]Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы (әдәби тәхәллүсе — Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаилә¬сендә туган. Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичны биргән авылда туып үсү, белем алу Галимҗанның алдагы язмышында хәлиткеч роль уйный. Әсән урта мәктәбендә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында, соңрак “Яшь ленинчы”да исеме күренә башлый.
1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдә¬бияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908-1992) җитәкчелегендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңыш¬лы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада укырга калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле Һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый, 1983 елда профессор Х.Госман җитәкчелегендә «Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
1986 елда Г.Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазифаларын башкара. 1989-1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтиб булып эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редакция – балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында «Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре», «Мифология һәм татар әдәбияты» дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.
1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең XIII корылтаенда Г.Гыйльманов берлек идарәсенә сайлана һәм берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Хөкүмәте Аппаратында туган телне һәм милли мәдәниятны саклау һәм үстерү буенча җаваплы вазифалар башкара.
Г.Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге ни¬гездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнүгә һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя. Нәтиҗәдә яшь галимнең рус телендә «Татарская баллада» исемле монографиясе һәм Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрлә¬рен туплаган бертомлык зур җыелмасы («Зәңгәр җырлар») дөнья күрә. 1992 елда исә әдәби процесска, бигрәк тә шагыйрьләр иҗатына, аерым жанрларга багышланган «Заман сүз сорый» исемле тәнкыйть макаләләре китабы басылып чыга. Ә 1994 елда «Тозлы яңгыр» исемле беренче проза китабын бастырып чыгара. Анда әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең уртак фикеренчә, Европа әдәбиятындагы модернизм сыйфатлары ачык төсмерләнә. Модернизмга хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфат¬лары әдипнең «Албастылар», «Оча торган кешеләр» исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый Һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә.
Нәшриятта балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлеген җитәкләү, озак еллар «Сабантуй» газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы елларда Г.Гыйльмановны балалар әдәбиятына да алып килә. Галим Әсәнов исеме астында аның нәниләргә атап язылган «Гөрләвек – Ручеек», «Йөгерек гөрләвек», «Әбием сихерче бугай» исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча попу¬лярлык казана. Г.Гыйльманов балалар драматургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, театр студияләре тара¬фыннан куелган күп кенә сәхнәлекләрен яза, ә аның «Кыш бабайда сер бар», «Шүрәлеләр ни атлы?», «Миңа дус кирәк!» пьесалары буенча телефильмнар эшләнгән.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Г.Гыйльманов балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2002 елда Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләккә лаек дип табыла.
Л. ГЫЙМАДИЕВА.[/b]
[u] [b]Басылып чыккан китаплары[/b][/u]
Заман сүз сорый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 208 б. – 2000.
Тозлы яңгыр: Повестьлар, хикәяләр, нәсерләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 351 б. – 30000.
Гөрләвек – Ручеек: Балалар өчен шигырьләр (татар һәм рус телләрендә). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 12 б. – 30000.
Мин белгән малай: Балалар өчен шигырьләр. – Казан: “Салават күпере” журналы китапханәсе, 1996. – 16 б. – 10000.
Татар мифлары. Беренче китап: Ияләр, фаллар, ышанулар, им-томнар, мифлар (Г.Гыйльманов хикәяләвендә.). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 388 б. – 5000.
Татар мифлары. Икенче китап: Ияләр, фаллар, ышанулар, им-томнар, мифлар (Г.Гыйльманов хикәяләвендә).- Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 432 б. – 5000.
Йөгерек гөрләвек: Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 160 б. – 10000.
Кызык итәрмен әле: Балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: “Аргамак” журналы нәшр., 1998. – 16 б. – 10000.
Кием агачы: Балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: “Аргамак” журналы нәшр., 1998. – 12 б. – 10000.
Әбием сихерче бугай: Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, җырлар. – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1999. – 160 б. – 2000.
Көмеш тарак: Балалар өчен пьесалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 207 б. – 5000.
Күңелем сурәте: Шигырьләр, җырлар, балладалар.- Казан: “Рухият” нәшр., 2003. – 450 б. – 2000.
Алдакчы тукран: Балалар өчен шигырьләр. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2003. – 79 б. – 2000.
Албастылар: Хыялый кыйсса (Роман). – Казан: Татар кит. нәшр., 2003. – 383 б. – 5000.
Китек ай: Повестьлар, хикәяләр, парчалар. – Казан: Татар кит. нәшр., 2005. – 384 б. – 3000.
Оча торган кешеләр: Роман, повестьлар, бәяннар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 480 б. – 3000.
Татарская баллада (Истоки и этиапы развития): Монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 192 с. – 2000.