sms
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez233.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="140" height="104" align="Right"]bez233.jpg (16.97 Kb)[/img]"Кечкенә кызым тутый кош сорап аптырата: “Мин аны сөйләшергә өйрәтер идем”,— ди. Ул кошны сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Миләүшә ГАЛИЕВА. Казан”.
Тутый кош алганчы баланың теләген генә түгел, үзегезнең психикагызны да исәпкә алыгыз. Чөнки алар сәгатьләр буе “сайрап” торырга мөмкин. Нерв системагыз шуңа әзер икән, рәхим итеп әлеге кошны сайлагыз.
Сәламәт тутый кош иң беренче чиратта каурыйларының коры-чиста, тәненә ятып торуы белән аерылып тора. Аның томшыгы чиста, тырнаклары дөрес үскән булырга тиеш. Тутый кошның сөйләшүен теләсәгез, иң яхшысы — атасын сатып алу. Алган очракта 30-45 көнлекне сайлагыз.
Тутый кошны ничек сөйләштерергә?
* Күпме генә тырышсагыз да, беренче 2-4 айда ул сөйләшмәячәк.
* Ярты ел дәвамында даими рәвештә шөгыльләнү нәтиҗәсендә тутый кош кыска сүзләр, ә ярты елдан соң фразалар әйтергә өйрәнә.
* Физиологик сә-бәпләр аркасында 8-10 яшьлек кошлар сөйләшүдән туктый (аларның гомер озынлыгы 10-12 ел).