Диана Сәфәрованың үлеменә китергән авариянең видеосы чыкты
«Татарстан-Башкортстан» сәхифәсендә блогер, Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрованың фаҗигале үлеменә китергән авариянең видеосы чыкты.
Юл һәлакәте 9 май төнендә Башкортстанның Чишмә районында булды. Honda Civic машинасы белән идарә иткән Диана Сәфәрова урында ук вафат булган.
Башкортстан республикасы ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, авариядә катнашуда шикләнелгән кешене тоткарлауларын белдерде. Сәфәрова үткән юл өлешен ул Toyota Camry машинасында узган. Ир-атны полициянең җирле бүлегенә китергәннәр.
Диананы 10 май көнне Чишмәдә соңгы юлга озаттылар.
-
Диана Сәфәрованы соңгы юлга озатканнар – видеолар
-
«Китмә, дидем би-и-ит» – Әнвәр Нургалиевның өч балалы сеңлесе, популяр блогер Диана һәлак
-
Диана Сәфәрованың үлемендә катнашы бар дип шикләнелгән кешене тоткарлаганнар
-
«Бервакытта да кеше рәнҗетмәгез»: Диана Сәфәрова үлеме кеше кадере темасын кабат кузгатты