Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Кояшлы Зөфәр, хуш инде! Хуш, мәңгегә!»

«Кояшлы Зөфәр, хуш инде! Хуш, мәңгегә!»

Бүген Мәрҗани мәчетендә җырчы, танылган җәмәгать эшлеклесе Зөфәр Сафинны соңгы юлга озаттылар. «Интертат» хушлашудан репортаж тәкъдим итә.

Бу репортажны үземнең буталчык уйларымнан башлыйм әле. Нигә буталчык? Чөнки мондый җирләргә барганнан соң кичергән хисләрне хәрефләргә әйләндерү бүтән репортажлар язуга караганда авыррак. Мондый җиргә килгән кешеләрнең сүз-фикерләрен ишетеп, сытылып каласың сыман миңа. Минеке шулай, бүтән журналистларныкы ничек – белмим.

Хушлашу мәрасимнәрендә мин өченче тапкыр. Яшь журналист өчен мондый җирдән репортаж алып кайту беренче тапкыр куркыныч, аннан кызык, ә соңында әллә ничек була башлый шунда... Бу хәләтне мин үлем белән күрешкәнгәме, әллә яшьлек мизгелендә барысын да әле аңлап бетермәгәнгәме сезгә аңлата алмыйм. Ләкин хәзер инде мондый җирләргә баш мөхәррирдән сорашып, уйлап барам, барысына да ризалашмыйм...

Менә монысында да редакциягә әллә нинди хисләр белән кайттым. Моңсу... Бу вакыйгадан түгел, ә безнең илдә исән вакытта «хезмәт иясенә», ниндидер эш өчен җаны, тәне белән янып йөргән кешегә  җылы караш, мөнәсәбәт юклыктан. Зөфәр абый шундыйлардан булган икән…

Зөфәр Сафин – икенче рәттә сулдан беренче

***

Мәчет каршында җыелган кешеләрнең һәр сүзе Зөфәр абыйның гаиләсе, хатыны турында. Зөфәр аьыйның ике баласы калган, алар әле бөтенләй сабыйлар гына икән, шуңа күрә кеше: «Аһ, авыр булыр инде! Коллегалары, ә иң мөһиме – хәзер булса да хөкүмәт нәрсә белән булса да ярдәм итсен иде инде!» - дип сөйләшәләр. Бу урында әлеге минутта бүтән сүзләрне ишетү мөмкин дә түгел иде. Чыннан да кайгы, зур кайгы.

Беренче булып күземә Энҗе Даутова төште, ул Зөфәр абыйның якын танышы булган икән:

«Бик кыен сөйләве. Зөфәр турында күпме генә әйтсәң дә, әз булыр дип уйлыйм. Зөфәр кебек кешеләр, гомумән, күп булмый алар. Мин аны күп еллар беләм. Безнең Татар иҗтимагый үзәгендә иң актив кеше ул иде. Митингларга, пикетларга йөрде. Бер Хәтер көне Зөфәрсез үтмәде, үзенең матур тавышы белән гел шул чарада «Туган тел»не җырлый иде.

Йөрәге белән янып йөрде милләтебез, үзебезнең тел өчен, шулхәтле милләтпәрвәр кеше иде. Соңгы елларда да телгә, милләткә өметен өзмәде. Бу – милләтебез өчен бик зур югалту. Аның өчен ул беркайчан да сүз әйтергә, чыгышлар ясарга курыкмады, андый кешкләр хәзерге заманда бик сирәк.

Аның гаиләсе дә шундый, Наилә ханым һәм балалары белән бергә йөриләр иде бөтен җиргә.

Истә калды менә ураза вакытында аның мәчетләрдә мөнәҗәтләр җырлавы... Гел көләч йөзле кеше булды, кояш кебек килеп чыга иде ул кеше арасына, менә ул кояшыбыз хәзер батты...

Сәламәтлеге әйбәт иде аның, бер тамчы да чирләгәне, авыртканы юк иде, нәрсәдән киткәнен әйтә алмыйм... Урыны җәннәттә булсын!»

Бер абый күзлек савытын тотып тора, эчендә язу. Нишли икән дип кызыксындым. Анда Зөфәр абыйның телефон номеры язылган иде. Ул шул номерга шалтыратты: «Бәлки алыр...» Билгеле, Зөфән абый алмады. Ул абыйның моны кәмит ясыйм дип түгел, чын күңелдән, ихластан эшләгәне күренеп тора иде. Күңелдә ниндидер авыр тойгылар калды. 

Капка янында Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев күренде. Аның эшләпәсе ягына киттем:

«Ул Казанда узган һәрбер чарада, концертларда, шәхесләребезне озатуда гел катнаша иде. Беренче булып йөгереп килеп исәнләшә, хәлләрне сораша. Бик тыйнак, ләкин киң күңелле кеше булды. Менә нишлисең бит, кинәт китеп барды. Якыннарының кайгысын уртаклашам, урыны җәннәттә булсын!»

Шунда ук Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанны да очраттым. Шулай ук эшләпәдә бит:

«Зөфәр кояшлы чәчләре белән, көләч йөзе белән халыкны үзенә яраттырды. Аның ярдәмчеллелеген аерым әйтәсе килә. Минем апам белән бер йортта торды. Апа корбан чалдырган вакытта, иртүк аның белән барып, ярдәм итешеп йөргән искиткеч киң күңелле, ихлас кешене югалттык бүген.

Мин әле һаман ышанып бетә алмыйм, бу миңа шок. Әле кайчан гына шигырь бәйрәмендә шундый матур, сөйкемле малаен күтәреп, һаман шул балалары белән бергә йөрде. Аллаһ тормыш иптәшенә сабырлык бирсен, шушы балаларны кеше итеп, аякка бастырырга үзе ярдәм итсен!

Аһ, күреп җитә алмады шул Зөфәр абый үсеп җиткәннәрен. Менә нихәтле кеше килгән, ул һәркемнең күңеленә матур эзләр сала белгән кеше иде инде... Рухы шат булсын, урыны җәннәттә булсын, йә Раббым!»

Зөфәр абыйның якын дусты Кирам Сатиев җәсәд янында беренче булып сүз алды:

«Зөфәр Сафин белән без бергә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә озак еллар бергә эшләдек. Халкыбызга, милләтебезгә хезмәт иттек. Төрлесе булды: әйбәте дә, бик әйбәте дә. Сәхнәләрдә дә бергә чыгыш ясадык, Татарстан радиосына бик күп җырлар яздык.

Зөфәр! Бүген сине туган авылыңа соңгы юлга озатабыз. Ул мине һәм башка артистларны әле әнисе исән чакта туган авылына алып кайткан иде. Менә хәзер инде ул туган җиренә үзе генә кайтып китә. Әйтәләр бит, зираттан чыкканда бер кеше кимрәк була дип...

Күп сөйләп тормыйм: Зөфәр син миңа бервакытта да авыр сүз әйтмәдең, без һәрвакытта синең белән киңәшләшеп эшләдек. Сүземне шигъри юллар белән тәмамлыйм: Хуш инде! Мәңгегә! Хуш инде!»

Соңыннан Зөфәр абыйның тормыш иптәше Наилә ханым белән дә сөйләшеп алдык:

Балаларны бик ярата иде. Шул ук вакытта миңа, балаларга һәм бүтәннәргә карата да бик таләпчән булды. Яшь вакытта аның бклән бергә концертлар куеп йөрдек, тавышы Илһам абыйныкына бик охшаган иде. Әлфия апа, Хәмдүнә апа, Илһам абый бик хөрмәт итте аны. Гомумән, җырчылар арасында бик хөрмәт иттеләр.

Соңгы атналарда хастаханәгә йөрдек, дөрес диагноз куймадылар. Белмим, анысын әйтергә ярыймы, ләкин менә шулай. Күп вакыт икенче диагноз белән йөрдек, ләкин соң булгандыр инде...

***

Җылы сүзләр күп әйтелде. Барысы урынлы, барысы дога булып барсын... Хуш Зөфәр абый!

***

Хушлашу тәмамланды... Җәсәд белән Чистайга китүче машина күздән югалды, кунаклар да аның артыннан әкрен генә тарала башлады.. Һәрберсенең үз сүзе, проблемасы, мәшакәте: кемдер «Түбәтәй» дә чәй кыйбат, ди, шул турында бәхәсләшә-бәхәсләшә әңгәмә алып бара, кемдер җәсәд куелган колашаны сүтә, кемдер татар тарихы турында ызгалаша, оппонентына нәрсәдер аңлатырга тырыша...

Әйе... Тормыш дәвам итә, бу – аның төп кануны... Хәзер инде безгә ул канунга бары тик Зөфәр абый турында бер пункт кертәсе калачак... Ул пункт – хәтер пункты, мондый кешеләрне без хәтерләргә тиеш. Хәзер нәрсә калсын инде?

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Купить Диплом: Легко и Быстрое Оформление

Полиция арестовала напавшего на следователя в Москве молодого человека

Заворотнюк, Фриске, Задорнов: звезды, жизнь которых унесло серьезное заболевание

В районе Зеленогорска построят ещё один апарт-комплекс

Музыкальные новости

«Заставлял Костомарова мыть свою машину, чтоб потом он на ней покатался по парковке!» Илья Авербух рассказал о дружбе с Романом Костомаровым в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3

По благословению схиархимандрита Илия в Орловской области построена православная гимназия

До плюс 50 градусов: Каким городам России грозит аномальная жара летом 2024 года. Опубликован список

В филиалах АО "Желдорреммаш" прошли мероприятия ко Дню защиты детей

Новости России

Пушилин оценил разрешение на удары западным оружием по России

Песков: Москва и Пекин намерены продолжать диалог по поставкам газа

Солнце русской поэзии, или выставку к 225-летию со дня рождения Александра Пушкина откроют во Внуковском

В Москве задержан один участник банды Басаева за нападение на Буденновск

Экология в России и мире

Добрые рисунки: «585*ЗОЛОТОЙ» запустила конкурс ко Дню защиты детей

Конференция «Общество и психическое здоровье» прошла в Ставрополе

«Заставлял Костомарова мыть свою машину, чтоб потом он на ней покатался по парковке!» Илья Авербух рассказал о дружбе с Романом Костомаровым в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3

Пегас сделал важное заявление по Египту: стали известны цены на туры на предстоящую зиму

Спорт в России и мире

Мирра Андреева впервые вышла в четвертьфинал турнира Большого шлема

Ролан Гаррос. Расписание 2 июня. Потапова и Швентек сыграют первым запуском, Синнер – последним

Теннисистка из Пятигорска вышла в четвёртый круг турнира Большого шлема

Потапова о поражении от Свентек на "Ролан Гаррос": организм дал сбой

Moscow.media

Парк развлечений «Замания» сменил платформу кадрового ЭДО на HRlink

Дизельный, рамный, с блокировками. Новый внедорожник скоро появится в России

Рассказ про зятя. Хоть и не про котиков, но тож смешной

Тысячи активистов разгромили офис Socar в Стамбуле, обвинив «Азербайджан» в поддержке геноцидальной политики Израиля в Палестине







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *