Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан блогерлары «уңыш сатучы»ны яклап чыккан: «Аяз, без синең белән»

Татарстан блогерлары «уңыш сатучы»ны яклап чыккан: «Аяз, без синең белән»

Мәскәүдә кулга алынган блогерны, миллионер булу турында курслар сатучы Аяз Шабутдиновны Татарстандагы хезмәттәшләре яклап чыккан. Интернет челтәрендә #аязмыстобой хэштегы кысаларында коуч яклылар һәм аның фанатлары бу дөньяның гаделсез булуына зарлана. Бу хакта «Республика Татарстан» яза.

Өченчесе китте

Аяз Шабутдинов – 32 яшьлек миллиардер. Тумышы белән Ижевск шәһәреннән. Ул – «Coffee Like» һәм «Like» хостеллар челтәренә нигез салучы. Аларны ул Татарстан шәһәрләрендә дә ачкан иде. Эшләре җайлы барса да, эшмәкәр 2018 елда каһвәханәләрен сатып, үзен тулысынча белем бирү эшчәнлегенә – «Like Центр» проектына багышлый. Биредә аз булмаган суммаларга «уңышлы уңыш» курсларын сата. Бу хакта «Республика Татарстан» басмасында Дарья Субботина яза.

Ноябрь башында Шабутдиновны Мәскәүдә аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта гаепләп кулга алулары һәм тикшерү изоляторына җибәрүләре билгеле булды. Моңа блогерның 8 укучысының гаризасы сәбәпче була. Алар блогерның «ничек итеп уңышка ирешергә, баерга» дигән курслары өчен 100 меңнән алып 1,9 миллион сумга кадәр акча түли, тик автор курсларының нәтиҗәсе булмый. Бераздан тагын берничә дистә зыян күрүченең полициягә гариза әзерләве турында билгеле була.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк суд тикшерүенә Россиянең танылган блогерлары, ябыгу буенча марафоннар сатучы Лерчек (Валерия Чекалина), шулай ук «теләкләр марафоны» авторы Елена Блиновская эләккән иде. Әлеге ике ханым да салым түләүдән качуда гаепләнсә, Аяз Шабутдиновны мошенниклыкта, ягъни, асылда, кешеләргә «һава сатуда» гаеплиләр.

Алдан ачыкланганча, ир-ат һәм аның иптәшләре, берничә юридик зат исеменнән, теләгән һәркемне зур табыш алу өчен нәтиҗәле эшкуарлык эшчәнлегенә өйрәтергә вәгъдә иткән. «Агрессив маркетинг алымнарын кулланып, блогер уңышлы бизнес башларга ярдәм итә ала торган белем бирү программалары, тренинг һәм вебинарлар сатып алырга тәкъдим иткән», – дип белдерделәр РФ Эчке эшләр министрлыгында блогерга карата язылган дәгъваларның асылын.

16 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына утыртылган Шабутдинов үз гаебен кире кага. Әмма аның зур җинаять эше башка блогерларның да гамьсез тормышын куркыныч астына куя, чөнки алар да ничек итеп бай, сәламәт, матур, бәхетле булу темасына тренинг, семинар һәм вебинарлар сатудан акча эшләргә күнеккән.

Җинаять эшен туктатуны сорап петиция язганнар

Хәзер Аяз Шабутдиновның фанатлары гына түгел, ә блогерлык эшчәнлеге хезмәттәшләре дә аны яклап кампания башлаулары гаҗәп түгел. Алар интернет челтәрендә #аязмыстобой хэштегы астында күп санлы постлар язалар. Шулай ук интернетта җинаять эшен туктатырга чакыручы петиция дә урнаштырылган. Ул 5 меңгә якын тавыш җыйган.

Фото: © rt-online.ru

Тоткынга теләктәшлек белдерүчеләр арасында Татарстан блогерлары да бар. Мәсәлән, 190 мең язылучысы булган Илүсә Миңнегалиева. Ул Татарстаннан йөзләгән туристны алдап, аларга Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә искиткеч ял вәгъдә итеп дан казанган иде.

«Без кем артыннан иярергә, кемнән үрнәк алырга икәнен үзебез сайлыйбыз. Андый кешеләрне кулга алып, эш ачкан вакытта, чын гайбәтчеләр чат саен сөйләнеп йөреп, үзләренең агуларына буылалар», – дип, Илүсә үзенең сәхифәсендә Шабутдинов белән булган җәнҗалга комментарий бирә.

Хәзерге вакытта Дубайда яшәүче Илүсә үзе дә актив рәвештә уку-укыту курслары сата: үз сәхифәңне ничек алып барырга, ничек итеп рилс төшерергә, теләгән кешеләрне инглиз теленә дә өйрәтә.

Блогерны «Ак Барс ТВ» алып баручысы, «Ел тиктокеры» Аляска да яклап чыккан. Чын исеме Алия Мәгъдиева, 160 мең язылучысы бар. Блогер Кол Шәриф мәчете каршында биеп танылды. Соңрак Казан мэры белән очрашуда актив гражданлык позициясен күрсәтеп, мәктәптә буллинг турында «Тик-Ток» өчен сериал төшерүе турында сөйләде. Хәзер ул ачык алсу төстәге «Мерседес»та йөри, татар әбисе белән роликлар төшерә һәм тиздән әни булачагы турында сөйли.

«Аны мошенник дип санамыйм. Ул күп кенә таныш эшмәкәрләргә яңа дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итте. Акылы булган һәм теләгән һәр кеше укудан барысын да ала ала. Килешүне игътибар белән укырга, һәм әгәр дә укуга алынгансың икән, тырай типмәскә, ә укырга кирәк. Сатып алырга берәү дә мәҗбүр итә алмый, һәр кешенең үз башы бар», – дип, Аляска Шабутдиновны кулга алуга үз фикерен белдергән.

5 меңнән артык язылучысы булган, Казандагы «Утрау» шәһәр читендәге йорты директоры Рөстәм Әюпов, Аяз белән булган хәлләрне «гаделсезлек» дип атады: «Кызганыч, хәзер син үз проектларың белән меңләгән кеше тормышын үзгәртә, миллионнарча салымнар түли торган эшмәкәр булып та, җәмгыятькә зур йогынты ясаганга утыртырга мөмкиннәр», – дип язган Әюпов.

4,1 мең язылучысы булган Әлфия Сайтакова үзен «продюсер» дип атый һәм берничә ел Шабутдинов белән эшләве турында яза: «Аяз мине үз-үземә һәм үзем күп нәрсәне булдыра алуыма ышанырга өйрәтте. Мөмкин булмаган әйбер юк икәнен инандырды. Компаниядә минем беренче командам барлыкка килде. Без үзебезне бары тик «Angels of Shabutdinov» дип кенә атауны сорадык».

Шул хәтлегә барып җитә ки: кулга алынган блогерга ярдәм итү хэштегын кием сату, авыру баланы дәвалау өчен акча җыю турындагы постларга да куя башлаганнар.

«Акча – ул энергия»

Әлбәттә, Мәскәүнең танылган кешеләре белән чагыштырганда, Татарстанныкылар тыйнаграк яши, әмма алар да мохтаҗлыкта түгел.

Катя Вагимагия (Екатерина Бибишева) иң күп язылучылары – 5 млн кеше һәм хезмәттәшләре арасындагы иң югары керемнәре белән мактана ала. Ул күп еллар дәвамында интим гимнастика буенча онлайн һәм офлайн курсларны уңышлы сата, иркен җенси мөнәсәбәтләргә, күрем вакытында сулыш алу техникасына һәм башка хатын-кыз нечкәлекләренә өйрәтә.

Фото: © rt-online.ru

Екатеринаның ире, үзен эшмәкәр һәм мультимиллионер итеп күрсәтүче Марат Бибишев та читтә калмый. Ул теләсә кайсы эшмәкәргә үз керемнәрен арттырырга ярдәм итә торган остазлык курсларын сатып алырга тәкъдим итә. Маратның язылучылары алай ук күп түгел – 5 меңгә якын. Ә менә остаз булуы 1 млн сум тора. «Акча – ул энергия», – ди ул...

176 мең язылучысы булган Гүзәл Хөснетдинова – «Ут хатын» – аена 1 млн сум акча эшләве белән горурлана. Соңгы берничә елда үзенең язылучыларын нәрсәгә генә өйрәтмәде: урамда башка карбыз кабыклары киеп «прокачка», зиратта кабер казып, шуннан 1 сәгатьлек туры эфир алып бару... Соңгы вакытта блогер 40 мең сумга фуд-флористика курслары сатты. Мондый курстан соң бер канәгать булмаган укучысы бернинди дә файдалы мәгълүмат алмавын, боларның барысының да «YouTub»e та булуын социаль челтәрләрдә язган иде. Нәтиҗәдә, укучы кыз сүзләренчә, аңа «Ут хатын»нан яла ягу турында гариза килгән.

Фото: © rt-online.ru

Оргазмнар темасында тагын бер Казан блогеры акча эшли: бу – Алина Разумовская, 70,8 язылучысы булган «бөтен Россия сексологы». Үзенең курсларында ул сезне секс алиһәсенә әйләндереп, буыннар авыртуыннан да азат итәргә ышандыра.

Татарстанның элеккеге телевидение йолдызы Айгөл Мирзаянова (19 мең язылучы) телевидениедән киткәннән соң, үз тормышын космоэнергетика белән бәйли. Медитация белән 2 сәгатьлек бер консультациясе 15 мең сум тора. Мирзаянова шулай ук сезнең өегезне (бүлмә өчен 2,5 мең сум) яки автомобилегезне (6 мең сум) негативтан чистартырга тәкъдим итә. Башкалар белән чагыштырганда, бәяләре ярыйсы.

Фото: © rt-online.ru

Блогерны утыртырлармы?

«РТ» басмасы Казан юристы Виктор Шабановтан әлеге вазгыятькә карата комментарий бирүен сорап мөрәҗәгать иткән. Юрист «Аяз Шабутдиновны кулга алу – ниндидер дәрәҗәдә күрсәтмә җәзалау» дип саный.

Башта ук әйтеп куям, мин «инфочегән»нәрнең берсенә дә теләктәшлек белдермим, аларны яратмыйм. Әмма закон күзлегеннән караганда, җинаять кодексының «Мошенниклык» маддәсе һәм гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр арасындагы чик бик нечкә.

Бер яктан, гаепләүне ясалма рәвештә «тартып китергәннәр» дип әйтергә була, чөнки канәгать булмаган кешеләр блогер белән килешүгә үз теләкләре белән кул куйган, курслар өчен түләгән. Алар кулланучы хокукларын яклау кысаларында судка мөрәҗәгать итеп, акчаны кире кайтаруны таләп итә алалар иде, мондый эшләрдә суд һәрвакыт кулланучы ягына баса. Эштә 8 гариза булуын исәпкә алып, гражданлык эше кысаларында Шабутдинов керемнәре белән бу кешеләргә 5-10 млн сумны кайтару – тиеннәр генә!

Икенче яктан, монда мошенниклык билгеләрен дә күрергә мөмкин, чөнки аның бер билгесе – системалылык. Ә Шабутдинов үз курсларын нәкъ менә системалы рәвештә саткан. Һәрхәлдә, җинаять эше бар, һәм, минемчә, блогер Шабутдиновны чыннан да «башкаларга гыйбрәт булсын» дип утыртачаклар. Бер сорау кала: озаккамы?, – дип билгеләп үтте юрист.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Благосостояние семей Орловской области оказалось одним из самых низких по стране

Более 100 борцов поучаствовали во Всероссийском турнире в Ногинске

Наталья Сергунина: В Москве начался прием ...

Фестиваль в Крапивне: кто победил в крапивных боях и сколько пирожков съели гости

Музыкальные новости

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

"Гриша, уходи!": реакция интернет-сообщества на вылет "Урала" из РПЛ

Полина Гагарина заявила о победе над Ольгой Кормухиной по обвинению в плагиате песни

Один из лидеров «Салавата Юлаева» подписал контракт с ЦСКА: теперь официально

Новости России

"Заплатила кучу миллионов за это": Квартиру в московской новостройке превратили в общежитие для мигрантов

В Москве стартовали съемки второй части фильма «Чебурашка»

Мобильный медкомплекс будет курсировать по Мытищам с 6 июня

Геополитика новых морских маршрутов: в Европе стали думать о Севморпути вместо Суэцкого канала из-за хуситов, пишет Foreign Policy

Экология в России и мире

Скидки на звуковые щетки и зубную пасту для детей от компании "Ревилайн" до 6 июня 2024 года

Раскрыт секрет, как и где отдохнуть в России летом за 11 тыс. рублей

Пегас сделал важное заявление по Египту: стали известны цены на туры на предстоящую зиму

Создайте стильный образ из самых простых вещей в гардеробе

Спорт в России и мире

Мирра Андреева обыграла представительницу Франции Грачеву на "Ролан Гаррос"

17-летний россиянин Даниил Саркисян разгромил Форбса из США на юниорском «Ролан Гаррос»

Организм был не в состоянии: Потапова прокомментировала поражение на «Ролан Гаррос»

Прямая трансляция матча Рыбакиной с победительницей четырех "Больших шлемов"

Moscow.media

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде

Военные следователи продолжают оказывать гуманитарную помощь военнослужащим, находящимся в полевых госпиталях

Водитель "Лифана" погибла после аварии с фурой

Eurasianet: Азербайджан публично и цинично уничтожает армянское культурное и историческое наследие в Нагорном Карабахе







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *