Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чегән хатыны алдады

Элек авылда балалар сеансында фильм карау 5 тиен тора иде. Ләкин ул акча да гаилә бюджетында гел булмады. Мин киномеханик янында кайнашырга яратканга, киноны гел бушлай карадым. Башта, сабыр гына механик абыйның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп, үземә сеңдереп бардым. Шунлыктан кино күрсәтү техникасы серенә тиз төшендем. Механик абый да аппаратын миңа ышанып тапшыра иде. Инде 6 класста укыганда ук авылдашларыма үзем дә кино күрсәтә башладым.

Беркөнне эштәге Камил исемле хезмәттәшем белән моннан ярты гасыр элек авыллардагы кино сәнгате турында гәпләштек. Шул чорда бик популяр булган фильмнарны искә төшердек: «Пираты 20 века», «Бриллиантовая рука», «Офицеры» «Москва слезам не верит», «А зори здесь тихие»; һинд фильмнарыннан: «Бобби», «Танцор диско», «Зита и Гита» һ.б.

«Һиндостан кино прокатында абсолют беренчелекне алган, 1972 елда чыккан «Зита и Гита» фильмы безнең илдә дә иң яратып каралган фильм саналды. Сабый чакта ук бер-берсеннән аерылган ике игезәк кыз язмышы турындагы мелодрама ул.

Камил дә авылда киномеханик булып эшләгән икән. «Зита и Гита» фильмы белән булган вакыйга бигрәк тә аның хәтеренә уелып калган.

«Авылыбызда кинозалыбыз зур – 300 кешелек иде. 5-тәге – балалар, 8-дәге – өлкәннәр сеансында зал шыгрым тулы булды. Фильм 165 минут бара. Кичке сеанс 11-дә тәмамланды.

Халык таралып беткәч, клубны ябарга җыенганда әллә каян бер төркем чегән таборы килеп керде дә, мине кино күрсәтергә сорады. Болай да нык арыган булганга каршы килеп маташтым. Ләкин чегән халкы бик чегәш бит. Бик тә чибәр ханым, һәр бармагында ялтырап торган йөзекле кулын күрсәтеп: «Теләсә кайсын сайла – синеке!» – дип мине ымсындырды. Мотоцикл алырга хыялланып йөри идем, җае чыкканга куанып, ризалаштым. Чегән халкы, залдагы урындыкларга утырмыйча, сәхнә тирәсендәге идәнгә урнашты. Һинд киносында җыр-биюле урыннар күп була. Матур итеп киенгән чибәр чегән кызлары, фильмга кушылып, сәхнәдә күз явын алырлык биюләр башкара. Ә мин мотоциклымны күз алдына китерәм, аңа утырып авыл, басу-кырлар буенча җилдертәм...

Өченче сеанс төнге икедә тәмамланды. Нык арысам да, күз алдымдагы өр-яңа мотоцикл үземә көч биреп тора иде. Янәдән клубны ябарга җыендым. Каршымда тагын чегәннәр. Чал чәчле, яланбашлы карт әбине култыклап кереп: «Менә ул үлем түшәгендә ята иде. Аның да бу фильмны күрәсе килә. Зинһар, каршы килмәгез!» – дип үтенделәр. Теге чибәр ханым, янәдән пәйда булып, бармагыннан йөзек сайларга кушты. Йөзекне күргәч, күзалдыма инде коляскалы матай килеп басты, тагын ымсындым. Мине күндерделәр. Чегән халкы күңел ачып, икенче кабат кино карады. Ә мин һаман коляскалы матаема атланып, җирдән күтәрелеп, ак болытларга таба очтым да очтым...

Кино иртәнге биштә бетте. Чегәннәр дә таралышты. Артларыннан бөтен җирдә көнбагыш кабыгы өемен калдырганнар. Кая барасың, сукрана-сукрана себердем инде. Эт кебек арсам да, кесәмдәге ике алтын йөзек, рәхәт хисләр биреп, үземне дәртләндерә иде.

Өйгә кайтып, бераз черем итеп алдым да, күптәнге хыялымны тормышка ашыру өчен Ижау шәһәренә, зәркан әйберләр остаханәсенә киттем. Антиквар, кулымдагы ялтырап торган йөзекләрне күрүгә үк: «Болар – шалтыравык бит!» (побрякушка), – диде. Мин телсез калдым. Алданганымны белгәч, башымны аска иеп, остаханәдән тиз генә чыгып шылдым.

Белгечләр хыялың тормышка ашсын өчен аны күз алдына китерергә – визуальләштерергә кирәк, диләр. Мин дә, матайны гел күз алдына китереп, хыялланган идем. Ләкин ул чактагы хыялым кысыр булып калды», - дип төгәлләде әңгәмәдәшем.

Без барыбыз да бу дөньяга, иң беренче чиратта, кеше булыр өчен, зур хәрефтән язылырлык Кеше булыр өчен килгәнбез. Бу уңышсызлыктан Камил төшенкелеккә бирелмәгән. Үзенә зур сабак биргән чегән халкына рәхмәтле. Кешеләргә башка күзлектән карый башлаган. Ә хыялын ул барыбер чынга ашырган: хезмәт куеп, матаен да, соңыннан машинасын да алып, шатлыклы мизгелләр кичергән һәм яшәүнең ни дәрәҗәдә бәһасез икәнен аңлаган.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В ЖК «Союзный» Подмосковья приступили к строительству третьей очереди проекта

Барабаны, каверы и джаз: Сотни выступлений покажут на сценах фестиваля «Москва — на волне. Рыбная неделя»

Yonhap: КНДР направила 150 воздушных шаров с мусором и навозом в Южную Корею

Антонов: США расписываются в готовности развалить глобальные экономические связи

Музыкальные новости

Почта России помогла детям-подопечным благотворительных фондов встретиться с футболистами ЦСКА

Концерты оркестра Бутмана посмотрели более 50 миллионов китайцев

Сотрудники Росгвардии обеспечили безопасность транспортировки ракеты-носителя «Союз-2.1б» и грузового корабля «Прогресс МС-27» на космодроме «Байконур»

Бастрыкин поручил возбудить новое дело после нападения на медиков в Самарской области

Новости России

Певица Катя Лель поздравила Протвино с Днем города

Почта выпустила почтовый блок памяти К.П. Брюллова

В МИД РФ рассказали о беседе с послом Мексики из-за недопуска россиян в страну

Российский Суд частично удовлетворил иск Русхимальянса к Deutsche Bank на 240 млн евро

Экология в России и мире

Исполнитель хита “На Заре 2020” Сергей АРУТЮНОВ оживил ещё один хит из 20-го века и выпустил песню “Лететь” вместе с её создателями - группой Амега.

«Гениальная идея!»: звезды о новом музыкальном лейбле Детского радио

Генералов много, а Норат Тер-Григорьянц один!

Новые электрические зубные щетки Revyline RL 075 Peach Fuzz появились в филиале бренда в Москве

Спорт в России и мире

Медведев пошутил о том, что часто проводит ночные матчи на турнирах «Большого шлема»

Касаткина о романе Синнера и Калинской: рада, больше ничего не хочу говорить

Повернення Калініної до топ-50 та втрачені позиції Світоліної. Оновлені тенісні рейтинги WTA та ATP

Абсцесс остался позади // Андрей Рублев первым из игроков топ-10 вышел во второй круг

Moscow.media

По нацпроекту приводят к нормативу опорную сеть дорог Алтайского края

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD

Рождественское утро...

На закате.







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *