Саба районында мәктәп бәдрәфендә төшерелгән фото шау-шу куптарды. Мәгариф идарәсе җавабы
Саба районы гимназиясе бәдрәфендә төшерелгән фотолар бүген бөтен мессенджерларда таралды. Аларны «БДИ алдыннан супер ачык ишек дизайны» дигән сүзләр чыгардылар. Яртылаш ишекләрнең гимназиядәге барлык алты бәдрәфтә дә — малайларныкында да, кызларныкында да шундый булуы хәбәр ителә.
Саба районы мәгариф идарәсендә шушы фотоларга карата «Татар-информга» аңлатма бирделәр.
«Бәдрәфләрдә ишекләрне ремонтлау һәм алыштыру БДИ үткәрүгә бәйле түгел. Аларны алмаштыру бу ишекләрнең «петля»лары элеккеге зур ишекләрне тотып тора алмауларына бәйле. Алмаштырылып куелган ишекләрнең биеклеге идәннән 1,40 метр тәшкил итә, бу гигиена шартларын үтәүне тәэмин итә», – дип аңлаттылар мәгариф идарәсендә безгә.
Ведомствода фотоларның чынбарлыкка туры килмәвен әйтәләр. «Ишекләр 1,40 метрлы. Бала нәрсәгәдер басып торганда фотога төшкән, күрәсең», – диделәр Саба Башкарма комитетында.