Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Серле кәрҗин

[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imeniuuq12.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="290" height="163" align="Left"]bez_imeniuuq12.jpg (49.36 Kb)[/img][b]Серле кәрҗин[/b] Акбай белән Мияуның серле кәрҗине хәтта рус малае Кириллны да татарча сөйләргә мәҗбүр итте. Юля, Настя һәм Сафия бер-берсен алма, кишер белән сыйладылар. Көзге муллыктан алар үзләре генә түгел, уенчыкларын да авыз иттерделәр. Тәмле, баллы, шифалы күчтәнәчләр белән сыйлангач, курчак, аю һәм куян да телгә килде. «Алма тәмле, алма татлы. Ул файдалы», — дия-дия, Акбай белән Мияуның күчтәнәчләрен мактадылар. Мин Казанда «Бәләкәч» программасы буенча төзелгән «АБВГдейка» исемле 99нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Рус телле балаларга татар теле өйрәтәм. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда еш катнашам. Безнең бакчада дөрес сөйләм телен камилләштерү һәм телләрне тирәнтен өйрәнүгә нык игътибар бирелә. Биредә кунаклар да еш була. Күптән түгел филология фәннәре кандидаты, КФУның мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү кафедрасы мөдире Резеда Камилевна Шәехова җитәкчелегендә бөтен республикадан җыелган татар теле тәрбиячеләре өчен «Серле кәрҗин» дигән ачык дәрес күрсәттек. Бүгенге көндә балалар бакчаларында татар телен өйрәтүгә аеруча әһәмият бирелә. 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган рус телле балаларны татарчага өйрәтү өчен «Татарча сөйләшәбез» укыту-методик комплектлары төзелү безнең эштә уңайлыклар тудырды. Нәниләрне татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү билгеле бер күләмдәге сүз байлыгы булдырудан башлана. Яңа сүз өйрәтү — төп методик алымнарнарның берсе. Балалар белән эшләгәндә өйрәнелгән сүзләрне хәтердә калдыру максатыннан, төрле уеннар оештырам. «Ватык телефон», «Мин күрсәтәм, син әйт!», «Сорап ал», «Бармаклы» кебек уеннарны балалар бик яратып уйный. Аралашу өчен аудиоязмалар, эш дәфтәрләре, анимацион сюжетлар ярдәмгә килә. Балалар аудиоязмаларны аеруча яратып тыңлыйлар, анда яңгыраган сүзләрне, җырларны кабатлыйлар. Эш вакытында бер генә бала да читтә калмый. Үзләре теләп төрле уен ситуацияләрендә катнашалар. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән анимацион сюжетлар караганнан соң, әңгәмәләр үткәрәбез, уеннарны кабатлыйбыз. Нәниләрне татарчага өйрәткәндә балалар бакчасының әти-әниләр белән бердәм булуы минем эшемдә уңай нәтиҗә бирә. «Серле кәрҗин»гә килгән кунаклар, балаларга карап, соклануларын яшермәделәр. Мин дә бик сөендем, чөнки үз алдыма куйган максатыма ирештем. Балалар өйрәнгән сүзләрне аңлап, рәхәтләнеп сөйләшә, бер-берсе белән аралаша алды. «Бер матур бакча» җырын җырлаганда нәниләремнең йөзләре бөтенләй яктырып, балкып китте. Люзия ГЕНЕЙ.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *