Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Венера Ихсанова

[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/ghgyr14a.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="220" height="162" align="Left"]ghgyr14a.jpg (28.33 Kb)[/img][b]Яраткан газетабызның пионер вожатые[/b]

Безнең урамда бәйрәм икән бит! Венера апа Ихсановага 80 яшь тулган! Безнең урам дигәнем ул — балалар матбугаты, «Сабантуй» газетасы. Безнең балачакта «Яшь ленинчы» дигән исем белән чыгып, бөтен кызларның, малайларның күңелен яулаган, аларга якын дус, сердәш булган газета ул. Ә аның баш редакторы — Венера апа Ихсанова. Юк, ул вакытта әле үзен күреп белмибез. Телевизоры да сирәк ке¬шеләрдә генә, газетада да редактор фотолары белән чыкмый. Соңгы битендә, иң аста «редактор Венера Ихсанова» дигән язудан гына аның кем икәнлеген чамалыйбыз.

Өйдә дистәдән артык га¬зета-журналлар алдырабыз. Арада, әлбәттә, «Яшь ленинчы» да бар. Гаҗәп, аны сеңелем белән мин генә түгел, әти белән әни дә кызыксынып укый! Ул почта көтүләр!.. Җәй көне бер хәл, кышларын читенрәк. Без, көтә-көтә көтек булып, инде почта янына әрҗәле машина туктаганын күреп, чыдый алмыйча шунда йөгерәбез. Газета-журналларны бүлгәләп чыгарга да ирек бирмичә, «Яшь ленинчы» килдеме?» — дип, почтада¬гыларның теңкәсен корытабыз. Менә ул, яраткан газетабыз! Буяу исе дә бетеп җит¬мәгән! Мәкаләләр, хатлар, рәсемнәр... Һәм иң ахырда — редактор Венера Ихсанова. Әйтерсең, ерактагы шул апа безнең ни уйлаганны, нәрсә укырга теләгәнне Казаннан ук күреп тора! Тылсымчыдыр ул апа! Мәктәп бәйрәмнәренә сценарийлар, шигырь-хи¬кәя¬ләр, тәрбия сәгатендә укыр өчен хикмәтле язмалар, дөнья хәлләре — барысы да сыйган газетага! Без ул чакта инде тимурчылар да, яшь эзтабарлар да, пионерларның «Һәр¬вакыт әзер!» Бөтенсоюз мар¬шының маршрутлары буйлап атлап, әллә нинди кызыклы эшләр уйлап табучылар да. Җыелма отрядлар турындагы беренче хәбәрем 6нчы класста укыганда басылып чыкты. Шуннан гел аерылмадым «Яшь ленинчы»дан! Газетада исем-фамилияң чыгу ул инде әллә нинди бер могҗиза сыман! Еш кына мине үз күреп, якын итеп язылган хатлар да килә редакциядән. Йә Саимә Ибраһимова, йә Илгизәр Сәмигуллина, йә Хәкимҗан Халиковтан... Безнең өйдә Венера апа Ихсанова кулы белән имзаланган «Яшь ленинчы» грамоталары хәзер дә саклана әле. Мәктәбебездәге үрнәк хәрби-патриотик тәр¬бия өчен редакциядән әтигә Мактау кәгазе җибәргәннәр. Шуннан бирле Венера Ихсанова безнең бер туганыбыз, якын кешебез кебегрәк кабул ителде. Ул вакытта класс, отряд, дружина белән «Ялкын»га йә «Яшь ленинчы»га язылу була иде. Ярыша-ярыша язылабыз, аннары Казанга, ре¬дакциягә телеграмма юл¬лыйбыз. Әнием класс җитәк¬чесе булган алтынчылар да әнә шулай рапорт биргән, һәм көннәрдән бер көнне «Яшь ленинчы» газетасының Мактау кәгазе килеп төшмәсенме! Тагын шул — Венера апа Ихсанова кулы белән.

Сеңелем газетадан «Яшь химиклар мәктәбе» бирем¬нәрен көтеп ала, ашыга-ашы¬га җаваплар язып җибәрә. Актив катнашканы өчен аңа да яраткан газетабызның Мактау кәгазе эләкте. Үзе дә «Яшь ленинчы» канат куйган хыялларына тугры калды — табиб булды.

Миңа Газиз Мөхәммәтшин алып бара торган «Яшь хи¬кәя¬челәр клубы» дәресләре ошый иде. «Яшь ленинчы»¬дан миңа да Мактау кәгазе килде! Мәк¬тәп линейкасында директор абый зур вакыйга итеп тапшырды аны. «Венера Ихсанова үзе җи¬бәргән!»– дигән сүз¬ләрне дә әйткәч, үземне әлләкем итеп тойдым! Бу апаны бик тә күрәсем килә башлады. Ниндирәк икән ул? Бик матурдыр, бик ягымлыдыр, кече күңел¬ле¬дер, мөгаен. Җитмәсә аны балалар язучысы, без егылып китеп укыган «Космонавтлар урамы», «Җир ас¬тында җиде көн», «Саралан малайлары»н язган Ләбибә Ихсанованың бертуган сеңе¬лесе дип тә белә идем инде (рәсемдә — уңда Венера Ихсанова, сулда Ләбибә Ихсанова).

Мәктәп тәмамлап, Казанга килгәч, университетка керер өчен юллама алырга дип «Яшь ленинчы»га киттем. Һәм шунда беренче тапкыр Венера апаны күрдем! Абау! Шундый да ягымлы елмаю! Миңа исемем белән дәшә! (Бөтен яшь хәбәрчене дә шулай танып белә микән?) Үз һәм дустанә итеп сөйләшә! Мәктәбебез турында сораштыра, имтиханнарда уңышлар тели...

Университеттан соң мин «Ялкын» журналы редакция¬сендә эшли башладым. Ә Венера апа ул вакытта инде күршедә «Азат хатын»ның баш редакторы иде. Көн саен сәлам бирешеп узабыз, аның елмаюы, хәл-әхвәл сорашуы һаман элеккечә: эчкерсез, гади. Ул һаман балачак илендә яшидер сыман... Бер тапкыр да бергә эшләргә туры кил¬мәсә дә, мин ерак та китмә¬дем: гел аның күз уңында булдым. Күпләребезне Венера апа шулай ипләп киңәшләр биреп, сиздермичә генә ярдәм итеп үстергәндер.

Каян шулай була алган ул? Үзе кайлардан, ничек килгән бу матбугат дөньясына? «Мин Киров өлкәсе Вятка Аланы Түбән Шөн авылы кызы, әти-әнием — орденлы укытучылар, Фәиз абый белән Гыйлем апа балалары дип йөртәләр иде безне», — дигән иде ул. Мин сораштырам, Венера апа җавап бирә. Ул сөйләшү бер истәлек булып күңелдә яңара.

— Мәктәптә укыганда нин¬дирәк кыз идегез, Венера апа? Нинди китаплар укып, нинди уеннар уйнап үсте¬гез?

— Уку сугыш вакытына туры килде, уеннар бик эләкмәде. Өлкәннәр ниләр эшли, без дә шуларда катнашырга тырыша идек. Көл җыеп йөрүләр, фронтка җибәрергә бияләй¬ләр бәйләүләр истә... 8 яшь¬тән сыер сава идем инде! Мәктәп китапханәсендәге китапларны 4нче класста ук укып чыктым. Авылыбызда бик белемле Мәрьям апа яши иде, менә шул «Огонек» журналы китапханәсен булдырды өендә. Русча китапларны кычкырып укырга өйрәтте ул ми¬не. 5 нче класста инде Горь¬кийның «Ана»романын укып чыктым.

— Үскәч кем булырга хыяллана идегез?

— Әлбәттә инде укытучы булырга! Укытучы булам, Мәскәүгә барам, матур ки¬ем¬нәр алам, дип очынып йөрү¬ләрем әле дә күз алдымда. Журналистика буенча ки¬тәр¬мен дигән уй башыма да кереп карамады! Без ул һөнәр турында бөтенләй дә белми идек әле.

— Ә ничек «Яшь ленинчы»га килдегез?

— Игезәк туганым Ренат белән Казан педучилищесына укырга кердек. Башлангыч класс укытучылары һәм пионервожатыйлар әзерли торган бүлектә дүрт ел буена белем алдык. Университет¬ның татар теле һәм әдәбияты бү¬легендә укый башлагач инде Ләбибә апам янына ре¬дак¬циягә дә киләм, журналистлар, язучылар белән аралашам. Ошый. Укып бетерүгә мине «Совет Татарстаны» газетасының мәктәпләр бүле¬генә эшкә чакырдылар. Материаллар язарга, төзә¬тергә, текстларны наборга җибә¬рергә — барысына да өйрән¬дем. Балалар өчен «Яшь ленинчы» газетасын чыгара башларга дигән Указ булгач, күп кешеләр арасыннан мине баш редактор итеп сайлап алдылар. Мәктәпләр тормышын, пионер эшләрен белүем мине өр-яңа эшкә алып кереп китте.

— Командировкалар, слетлар, пионер лагерьлары, мәк¬тәпләр, очрашулар...

— Әйе-әйе! Барысы да — безнең тормыш, безнең эш! Үземне пионер вожатые итеп хис итә идем. Матур газеталар да чыгардык, өлкән, исемле язучыларны да үз тирәбез¬гә туплый алдык. 1965-70 елларда «Яшь ленинчы»ның тиражы 140 меңгә җитте! Бу бит татар мәктәпләре ябылган бер чорда! Редакциягә көн саен капчык-капчык хатлар килә иде. Мәкаләләр, шигырьләр, хатлар язалар, киңәш сорыйлар...

— Яшь хәбәрчеләрегез булган кызлар-малайлар хәзер кайларда, кемнәр икән?

— Алар бик күп! Һәммәсе дә иҗат юлыннан китмәгәндер дә. Әмма яхшы күңелле, максатчан, матурлыкны күрә бел¬гән, үз эшенең остасы булган кешеләр үсеп чыкканына шикләнмим. Ә менә бүгенге язучы-шагыйрьләрнең барысы да, халык язучылары да, «Яшь ленинчы» мәктәбен узганнар!

— Ничек уйлыйсыз, газетада Сез оеткы салган нинди эшләр озын гомерле булып чыкты? Нәрсәләр һаман дәвам итә?

— Ихласлык, балалар белән бер телдә сөйләшә алу... Кайбер рубрикалар, геройлар әле дә яши газета битләрендә. Фәнсөярләр, Шәвәлиләр балаларның яраткан дустына әйләнде хәтта!

— Газета аша йөз меңнәрчә балаларны тәрбияләгән Венера апа Ихсанованың үз балалары, оныклары турында да беләсебез килә.

— Кызым Ләйсән — физика укытучысы, улым Рушан — хәрби кеше, полковник. Биш оныгым, алты оныкчыгым бар. Сәет, Мәликә, Кәрим, Мәрьям, Нияз, Алсу, Чулпан, Әмир, Алияләр. Акыллы, тәүфыйклы балалар. Мин — бәхетле әни, бәхетле дәү әни!

... Безнең урамда бәйрәм! Венера апаны котларга җы¬елдык. Алма бәлешле түгәрәк чәй табынында... тагын шул «Яшь ленинчы»лар! Янәшә¬сендә — Саимә Ибраһимова, ул газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкләгән. Венера Ихсановадан соң эстафетаны дәвам итеп, «Яшь ленинчы» редакторы булган, соңрак «Азат хатын»да да остазын алыштырган күренекле журналист һәм җәмәгать эшлек¬лесе Роза Туфитуллова. Юбилярны котларга махсус пионер галстугы тагып килгән шул чаклардагы җаваплы секретарь¬, бүген инде халык шагыйре Ренат Харис. Венера апа «Яшь ленинчы»дан журналга китеп барганда, саубуллашу сүзен шигырь юлларына салып, бик кыен булса, кире кайтыгыз, Венера апа, дип калган редакциянең яшь журналисты, соңрак «Сабантуй» газетасының баш редакторы, халык депутаты, булачак яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин...

Күңелдә котлау сүзләре бөреләнә.

Сез — «Яшь ленинчы»дан балалар дөньясының бөтен сафлыгын-самимилеген, яктылыгын, энергиясен төяп, хыялларны, яшьлекне, укытучы әти-әниләрегездән күчкән белем-тәрбияне юлдаш итеп, әниләр, хатын-кызлар галә¬менә — «Азат хатын»га килгән сабыр, ягымлы ханым, зыялы, тәвәккәл, эрудицияле, зирәк җитәкче. Сезнең эчкерсез елмаю матбугатыбызның визит карточкасы булды, җылы сүзләрегез укучыларга киңәш булып барып иреште, тәвәк¬кәллегегез зур эшләр башкарып чыгарга юл күрсәтте. Шәхси тормышыгызда да үрнәк зат Сез: киң күңелле, ярдәмчел, кайгыртучан, ке¬шеләр ярата торган... Һәрчак шулай яшь, тынгысыз каләм¬ле, кайда да кадерле һәм кирәкле Венера апа булып калыгыз! Сокланабыз! Яратабыз! Сагынабыз!

Эльмира ЗАКИРОВА.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

«Райский цветник» Бакиханова и азербайджанские фальсификации. ВИДЕО

Более 250 детей приняли участие в масс-старте на беговелах и самокатах в Раменском

Набор водителей объявили в «Мострансавто»

Иванов в Госдуму, Никитин – в Мамадыш: что стоит за сменой руководства в районе

Музыкальные новости

Путин поручил утвердить проект «Пять морей и озеро Байкал»

Футбольный фестиваль «ЦСКА — все сюда!» пройдет в Домодедове

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже товаров из магазина

Новости России

Иванов в Госдуму, Никитин – в Мамадыш: что стоит за сменой руководства в районе

«Мособлэнерго» объявил конкурс талантов «Энергия детства» среди детей работников

Вильфанд: купальный сезон в Москве начнется раньше, чем в Сочи

Антитеррористические учения прошли в ТЦ «Светофор» в Балашихе

Экология в России и мире

Пять морей и одно озеро: в России создадут новые круглогодичные курорты - стали известны подробности

Любимый россиянами курорт с белоснежными пляжами готовится запустить прямые рейсы в Россию, чтобы снизить цены на туры

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России

Представители KAMA TYRES приняли участие в 57-й легкоатлетической эстафете

Спорт в России и мире

Мирра Андреева вышла во второй круг Открытого чемпионата Франции

Арина Соболенко повторила уникальное достижение Азаренко на турнирах «Большого шлема»

Лишь две теннисистки моложе Свёнтек выигрывали 16 матчей подряд на «Ролан Гаррос»

Андреева назвала важнейшей в карьере победу над Азаренко на "Ролан Гаррос-2024"

Moscow.media

Стоматолог Владимир Лосев: сколько времени нужно носить брекеты

Книжные новинки, лаборатория текста и иллюстраций — ждут гостей Московского детского фестиваля искусств «НЕБО»

В Нижнем Тагиле будут судить бандитов, расстрелявших главаря конкурирующей ОПГ

Муруджинские озера







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *