Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Доброградъ»та ял да иттек, ирекле ярдәм күрсәтү буенча тренинглар да булды

Татарстан Республикасының ирекле ярдәм күрсәтү үзәге, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән бергәлектә, Биектау районы Крутушка поселогында «Доброградъ – Туган як» исемле республикакүләм палаткалы лагерь оештырды. Безгә дә анда барып кайту бәхете тиде.
Быел «Доброградъ» 6нчы тапкыр оештырыла. Лагерьга агымдагы елда беренче тапкыр гына килүчеләр дә, ел саен йөрүчеләр дә бар иде. Без монда ял да иттек, үзебез өчен күп кенә кирәкле мәгълүматлар та туплый алдык. Көн саен оештыручылар безнең өчен кызыклы яңалыклар әзерләп тордылар. Бер көнне тренинг оештырылган булса, икенче көнне ярышларда көч сынаштык. Яшьләр төрле экскурсияләргә бик теләп йөрделәр. Балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйлар янына концерт программасы әзерләп бардык, аларга бүләкләр өләштек. Бер мизгелгә генә булса да балаларның шат елмаюлы күзләрен күрү үзе бер бәхет булды.
 
– Без Крутушкада ял иткәндә янәшәбездә генә әти-әниләре белән бергә инвалид балалар да тернәкләнү үтә иде. Без җыелыштык та физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар өчен «Ярдәм кулы суз» дип аталган акция оештырдык. Лагерьда ял итүче актив яшүсмерләр инвалид балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырды. Балаларның бөтенесе дә бик канәгать калды. Балаларның әти-әниләре исә безгә үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. «Доброградъ» яшүсмерләре мондый чараларны безнең районда да үткәрергә кирәк дигән фикерләрен җиткерделәр. Мөмкинлек булса, киләсе елга да катнашырга ниятлибез, – дип хәбәр итте педагог-оештыручы Алена Мохото.
 
P.S. «Доброградъ – Туган як» исемле республикакүләм палаткалы лагерьдан күбрәк фотоларны газетаның «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Якты юл» газетасы группасына кереп (http://vk.com/club54482574) карый аласыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *