Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ирекле ярдәм күрсәтүчеләр кирәк

Бу турыда Казанда үткән Форумда сөйләделәр.
4-7 сентябрьдә районыбызның бер төркем яшьләре Татарстан Республикасының ирекле ярдәм күрсәтүчеләр форумында катнашып кайтты. Форум Казан шәһәренең «Пламя» балалар тернәкләндерү лагеры базасында үтте. Форум эшчәнлегендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Алексеевск, Саба, Тәтеш районнарыннан килгән делегатлар үз өлешен кертте. Районыбыз данын исә ирекле ярдәм күрсәтү отрядларының җитәкчеләре Алена Мохото белән Илзинә Галиева яклап чыкты. Алар төрле чараларда, тренингларда, мастер-классларда катнашты, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, башка шәһәр-районнан килгән делегатлар белән аралашты.   
 
Ирекле ярдәм күрсәтүчеләр форумында төрле яклардан килгән делегатлар 2015 елга үткәреләсе чараларның планын билгеләде, башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәклеген ассызыклады (шул исәптән массакүләм-мәгълүмат чаралары белән дә), киләсе елларда актерлык осталыгы һәм социаль проектларны дөрес итеп төзү, аны кулланылышка китерү буенча төрледән-төрле мастер-класслар үткәрергә кирәклеге турында әйтелде. Форумда катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы председателе урынбасары Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, шулай ук ирекле ярдәм күрсәтү үзәге директоры Анна Синеглазова белән очрашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *