Миңнехановка Калугада һәлак булган Татарстан сугышчылары турында китап бүләк ителгән
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы елларында Калуга өлкәсе территориясендә һәлак булган Татарстан сугышчыларының исемлекләре кертелгән «Не ради славы — ради жизни на земле!» дигән икенче китап дөнья күрде. Китапны төзүче полковник Рафат Динюшев беренче нөсхәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк итте. Беренче китап 2018 елда чыкты. Аңа Калуга өлкәсенең Барятино районы территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында көрәшкән ТАССРда туган 2 794 кеше исем-фамилиясе кертелгән. Читать дальше...