Роспотребнадзор башлыгы ревакцинациянең мөһимлеге турында әйтте
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова бәйрәмнәр һәм мәктәптә каникуллар алдыннан Россиядә яшәүчеләрне ковидтан ревакцинация узарга өндәде.
Аның сүзләренчә, бу туристлык сәфәрләре белән бәйле. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Отпуск чоры шулай ук яңа коронавирус инфекциясеннән сакланган булуны таләп итә. Бу яхшы иммунитет булсын һәм отпуск вакытында сәламәтлек белән бәйле проблемалар булмасын өчен эшләнелә», — диде ул Хөкүмәт каршындагы Коронавиурска каршы көрәш буенча координацион совет президиумы утырышында.