«Пычрак халатыңны бу кичтә берәр кызыклырак киемгә алмаштыр инде»
Россиянең телевидениесендә танылган алып баручысы Дмитрий Дибров, яшь аермасы зур булуга карамастан, үзенең дүртенче хатыны Полина Наградова белән бергә 14 ел бәхетле булуын сөйләде. Алар 3 ул тәрбияли һәм, Дибров сүзләре буенча, аларның никахы тирән мәхәббәт һәм бер-берсен аңлап яшәүгә нигезләнгән.
Дмитрий бәхетле никахының серен дә әйткән – Полинаның интим мәсьәләләрдә осталыгы бик мөһим роль уйный икән. Үз-үзен карамаган, тышкы кыяфәтенә битараф булган хатын-кызларга ирләре хыянәт итә яки ташлап китә, дип саный алып баручы. Бу хакта PROЗвезд сайтына сылтама белән «Московский комсомолец» сайты яза.
Ул, романтик рух булдырыр өчен, хатын-кызларга шәмнәр һәм шампан шәрабе сатып алырга киңәш итә. Шулай ук мөнәсәбәтләрдәге дәртне саклау өчен, хатын-кызларга ачык булырга һәм үзләренең сөйкемле сыйфатларын кулланырга кирәк. Дмитрий фикеренчә, гаилә – ул кайгырту, игътибар таләп итә торган, эмоциональ һәм физик якынлыкны үз эченә алган «оешма».
Дмитрий «пычрак, майланып каешланып беткән халатлы» хатын-кызларның ирләре китә дип саный.
«Әле алар барысы да: «Менә минем ирем яшь кызга китте!» – дип әйтә. Шул вакытта: «Ханым, нишләп шулай булды икән дип, син үзеңә сорау бирергә тиеш», – дип әйтәсем килә. Андый хатын-кызларны шундый жәллим! Шул пычрак халатыңны бу кичтә берәр кызыклырак киемгә алмаштыр инде», – дип тәҗрибәсе белән уртаклашкан күп балалы ата.
Дмитрий Дибров хатын-кызларны өйдәге эмоциональ мохитне күзәтеп торырга өнди һәм интим якынлыкның гаиләне эмоциональ җылылык белән тутыра торган мөһим нәрсә булуын искәртә.