Новости Москвы
Мы в Telegram
Добавить новость

Президент һәлак булганнан соң Ирандагы хәлләр турында: «Зур сугыш көтәргә була»

Иранда ил Президенты Ибраһим Рәисинең һәм аны озата баручыларның һәлак булуына бәйле рәвештә биш көнлек матәм игълан ителде. Иран журналисты Хаял Муаззин хәзер илдә ниләр майтарылуы һәм дәүләт башлыгын җирләүнең ничек узачагы турында сөйләгән, дип яза "Московский комсомолец" сайты.

«Кешеләрдә хәзер протест кайгысы түгел»

«Иран халкы төне буе, иртәнгә кадәр мәчеттә булды. Төнлә, президент исән калсын дип, дога кылдылар. Кешеләр бергәләп намаз, Коръән укыды. Ә дәүләт башлыгының һәлак булуы билгеле булгач, халык иртәдән кабат мәчетләргә агылды. Кешеләр президент рухына багышлап бергәләп дога кылды. Халык кайгыда һәм президент белән хушлашу мәрасимен көтә. Бу көннәрдә Иранда сигезенче имамның туган көне уңаеннан бик зур бәйрәм кичәләре планлаштырылган иде. Хәзер берсе дә булмый. Телевизордан да күңел ачу тапшырулары күрсәтелми», - дип сөйләгән Хаял Муаззин.

Президенты җирләү турында ниләр билгеле?

Хушлашу мәрасиме үтерелгән генерал Касем Сулейманиныкы кебек үк булырга тиеш. Хәзер президентның һәм аның командасының җәсәдләрен Кум шәһәрендәге (Тегераннан көньякка таба 130 километр ераклыктагы нәкъ шушы шәһәр мөселман руханилары тарафыннан шиит дине гыйлеме үзәге дип сайланган) изге урыннарга алып киләләр. Соңыннан Рәисинең мәетен туган шәһәре Мешхедка алып китәләр. Аннары Тегеранда алып киләләр, анда Иранның югары лидеры намаз укыячак. Аннан соң хушлашу һәм җирләү булачак.

Хушлашу мәрасиме Тәбриздә узачак, дип язалар.

Анда да чаралар узачак. Һәлак булган кешеләрнең берсе Иран югары лидерының Тәбриздәге вәкиле иде. Әмма нигездә, мәрасим Тегеранда булырга тиеш.

Хушлашу мәрасименә гади кешеләр килә аламы?

Әлбәттә. Иранның бөтен халкы урамда президент белән хушлашачак. Дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган матбугат чаралары да мәрасимне туры эфирда күрсәтәчәк.

Әлегә президенты кайсы зиратка җирләячәкләре билгеле түгел. Без коллегалар белән бу хакта фикерләштек. Мин аның кабере туган ягы Мешхедта булырга мөмкин дип фаразладым. Әмма миңа анда түгел, ә Тегеранда булырга мөмкин диделәр. Хәер, Иранның кайбер дипломатларын Кум шәһәрендә җирләделәр.

Һәлакәт турында беренче мәгълүмат чыгуга, кайбер матбугат чаралары тикшерелмәгән мәгълүмат язды: вертолет җиргә утырган, пассажирлар үзләре элемтәгә чыккан дип чыгардылар. Моны ничек аңлатып була?

Бу махсус эшләнгән эш түгел. Беренче яңалыклар чыккач, журналистлар гына түгел, ә Иран халкы да нәрсә булганын ахыргача аңлап бетермәде. Әкренләп кешеләр бу хәлнең катлаулы булуын аңлый башлады. Кызганыч, матбугатта дөрес булмаган яңалыклар чыкты. Бу профессиональ караш түгел. Киләчәктә коллегаларыбыз бары тик рәсми чыганакларга гына сылтама ясар дип уйлыйм. «Крокуста» теракт булгач, Иран массакүләм мәгълүмат чараларында безгә бу очракта Россия матбугат чараларыннан үрнәк алырга һәм бары тик тикшерелгән чыганакларга гына сылтама ясарга дигән күрсәтмә чыкты.

Иранда протестлардан куркалармы?

Халыкта хәзер митинглар кайгысы түгел, хәзерге вакытта кешеләр кайгыда. Протетстларны оештырып та булмый, хокук саклау органнары теләсә кайсы омтылышны бастырып тора.

Әлегә вертолетның һәлакәткә юлыгуының рәсми версиясе юк. Халык нәрсә уйлый?

Әлегә нәрсә дә булса әйтергә иртә, журналистлар рәсми мәгълүмат көтә. Минем фикер: әгәр һәлакәткә дошман илләрнең катнашы барлыгы, кемнеңдер дошманнар белән хезмәттәшлек иткәне расланса, Иран тарафыннан кырыс җавап көтелә. Әгәр теракт булуын исбатласалар, зур сугыш көтәргә була.

Иран халкы моның гадәти генә һәлакәт булуына ышанмый. Вертолетка югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелде. Мин халык белән аралашам, күпчелек кеше моны очраклы фаҗига түгелдер дип уйлый.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Москве, в Московской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Москве

Ria.city

Он жертвовал собой ради России, колол уколы во время игры, а в Канаде ему дали забавное прозвище. История о Маркове

В Москве вечерние заторы достигли 9-балльной отметки 13 июня

Санкции против Мосбиржи: удар по экономике или очередной пшик?

Часы на железнодорожном вокзале в Нижнем Новгороде отремонтировали

Музыкальные новости

"Евро-Футбол.Ру": "Спартак" летом купит форварда только в случае ухода Соболева

Bloomberg: ЕС намерен ввести санкции против «Совкомфлота»

Нижегородская телебашня включит праздничную иллюминацию в День России

Кинофестиваль «Движение по вертикали» памяти Станислава Говорухина пройдет в Тульской области

Новости Москвы

В ЦДКЖ 18 августа ждут любителей группы «Рекорд Оркестр» на Квартирнике Евгения Маргулиса

Принадлежавший банкиру Хотину ТЦ «Черемушки» в Москве передали в доход РФ

Развитие Видновского перинатального центра обсудил Станислав Каторов с главным врачом учреждения

Часы на железнодорожном вокзале в Нижнем Новгороде отремонтировали

Экология в Москве

Торжественная церемония закрытия VII Международного Фестиваля театральных школ стран БРИКС+ на ВДНХ

Более 3 тысяч ВИЧ-позитивных пациентов получили за год комплексную социальную помощь в Свердловской области

Уход за кожей летом: мнение эксперта

Лучшие образы на лето, от которых захватит дух

Спорт в Москве

Дзюба заявил, что был бы теннисистом уровня Сафина

Соболенко в купальнике зажигательно станцевала перед женатым бойфрендом. Видео

Медведев, Кафельников, Федерер, Маррей, Роддик, Агасси поздравили Синнера со статусом первой ракетки мира

Глава ATP вручил Яннику Синнеру награду первой ракетки мира

Москва на Moscow.media

В Ингушетии чиновники похищали бюджетные средства, предназначенные для поддержки семей с детьми

Новый смартфон POCO M6 уже в продаже

Каршеринг BelkaCar запустил летний спецпроект «Умные путешествия»

Северные ночи...







Топ новостей на этот час в Москве и Московской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *