Укучы кризисны җиңәргә дип Путинга копилкага җыйган акчасын җибәргән [+ФОТО]
Ингушетиядә яшәүче малай Владимир Путиннан 3 мең сум акча белән хат алган.
Моңа кадәр ул илдәге кризисны җиңү өчен дип Россия башлыгына шушы кадәр суммада акча юллаган булган. Җавап итеп Путин һәм Ингушетия җитәкчелеге балага патриотизмы өчен рәхмәт белдереп, бүләкләр биргән.
Ислам атлы малай Президент белән турыдан-туры эфир барышындагы аралашудан соң рухлана, күңеле күтәрелә һәм ул копилкасына җыйган бөтен акчасын аңа җибәрергә була.
Путин җавап хатына култамгасы куелган фотосын да сала. Ислам җибәргән акчалар малайга кире кайтарыла. Моннан тыш, Президент Исламга планшет бүләк итә, Назрань мэры велосипед белән сөендерә, дип яза life.ru