Президентның кадрлар резервы программасында катнашучылар Түбән Кама тәҗрибәсен өйрәнә
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Татарстан Президентының кадрлар резервы программасында катнашучылар Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Алар хакимият йортында Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән очрашты. Сәфәр кысаларында кадрлар резервында катнашучылар «Ковер» яшьләр инициатива үзәгендә, «Танеко» АҖ сәнәгать мәйданчыгында, «Нижнекамск» сәнәгать паркында, «Пионер» индустриаль паркында, «Гаилә» шәһәр паркында, Кызыл Чишмәдәге экопаркта, Әхсән Фәтхетдинов музеенда булды... Читать дальше...