Татарстанның 22 районында берьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләделәр
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Терлек азыгы әзерләү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә. 2020 елның 29 июненә оператив белешмәләр буенча Татарстан Республикасының күпчелек районнары күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаптыруны төгәллиләр. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ныклы азык базасын әзерләү бик мөһим, чөнки аннан башка терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру буенча куелган бурычларны үтәү мөмкин түгел. Читать дальше...