Мини-фермалар төзү өчен каралган 80 млн сумның 49 млн сумы хуҗалыкларга тапшырылган
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2020 елда шәхси хуҗалыкларга мини-фермалар төзү өчен планлаштырылган 80 млн сум дәүләт ярдәменең 49 млн сумы ияләренә барып ирешкәнен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Быел шәхси хуҗалыкларга традицион ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар да сакланып калды, барлыгы аларга дәүләт ярдәме буларак 477,5 млн сум акча каралган», — диде Марат Җаббаров. Читать дальше...