«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең беренче финалистлары билгеле
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең беренче сайлап алу турыннан 30 компьютер уены, 20 анимация картинасы һәм 3 кыска метражлы фильм үткән. Республикада «Милли мультFest» фестиваленең сайлап алу турлары башланып китте. Аның беренчесе Зәйдә узды, дип хәбәр итә төп оештыручы булган «Татаркино»ның матбугат үзәге. Биредә Мамадыш, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районы һәм Чаллы катнашучыларының эшләре каралды.