Нурлатта яшәүче ир-ат танышын балта белән бәреп үтергән һәм мәетен базга яшергән
Татарстанда яшәүче ир-ат танышын үтереп, мәетне яшереп куйган. Берничә көн узгач, ул җинаяте турында үзе сөйләп бирергә мәҗбүр булган. Бу турыда « Татар-информ » агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 6 мартта Нурлат шәһәрендә шәхси йорт территориясендә базда 54 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аның башын имгәтеп үтергәннәр. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнеп бу йортның 63 яшьлек хуҗасы тоткарланган. Читать дальше...