Татарстанда тагын 101 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыруның 101 яңа очрагы теркәлгән, бар кеше дә чирне аралашу юлы белән йоктырган. «36 кеше хастаханәгә салынган, 65 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда — 46, Чаллыда — 16, Чистай районында — 7, Нурлат районында — 6, Азнакай районында — 4, Тукай районында 3 кешенең авыруы ачыкланган. Биектау, Алабуга, Питрәч, Тәтештә икешәр, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Кукмара, Лаеш, Менделеевск... Читать дальше...