Ләйсән Гыймаева нинди операция кичергәнен әйтте

Шушы көннәрдә генә җырчы Ләйсән Гыймаевага операция булды. Ул социаль челтәрдәге битендә үзенә «яман шеш» диагнозы куелуы турында хәбәр итте. Җырчы хәзер нинди операцияләр кичерүе белән уртаклашты һәм шул диагноз куелган хатын-кызларга киңәшләрен бирде.

«Яңа ел алдыннан хастаханәгә ятам дип олы кызларыма – Таңсылу һәм Зифага әйтү җиңел булмады. «Нәрсә булды? Кай җирең авырта? Нишләтәләр?» кебегрәк сораулар бирделәр. Ләкин без өч хәрефле диагнозны әйтми торырга булдык. Зәйнәп гомумән белми. Операция уңышлы үтте. Аннары гыйнвар уртасына кадәр нәтиҗәләр көттек. Ул вакытта «Мине нинди дәвалау көтә? Химия булса нишләрмен? Чәчләрем коелса, ничек кеше күзенә күренермен?Дәвалануның файдасы булырмы?» – шушындый рухтагы мең дә бер сорау белән йөрдем. Ничек кенә булмасын күңел түрендә барысы да яхшы булачагына Аллаһы Тәгалә ярдәмендә ташламасына бөтен җаным белән ышана идем. 

Көтелгән көн килеп җитте. операция барышында алынган гистология анализлары миңа гормонотерапия билгеләде. Бу дарулар белән авыруны җиңеп була, химия дә, нурланыш терапиясе дә кирәкми дигән сүз иде. Моны ишеткәч бу көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше  булмагандыр. Ләкин күкрәк рагы күпчелек очракта хатын-кыз органнарына күчәргә мөмкин икән. Шуңа миңа ай саен укол ясатырга яки органнарны бөтенләй алдыртырга дигән сайлау алдында калдым.

Онкологиядә «второе мнение» дигән төшенчә бар. Бер табибның әйткән диагнозын башкага барып тикшертергә мөмкин. Шуңа күрә февраль аенда бөтен анализларны алып Мәскәү янындагы Обнинск шәһәренә барып кайттык. Андагы табиблар да шул сүзләрне әйткәч тынычланып кайтып киттек. Бүгенге көнгә кадәр уколлар һәм дарулар белән дәвалануны дәвам иттем.

3 көн элек теге вакыттагы «иң яхшысы алып ташларга» дигән операция булды, алдылар… Анализлар көтәм», – дип кичергәннәре белән уртаклашкан җырчы.

«Миңа язган җылы сүзләрегез, теләкләрегез өчен мең рәхмәт Сезгә! Шуны әйтәсем килә – мин бу постларны кызгандырыр өчен язмыйм. Беләм, минем кебек хәлдә калучылар бар. Миңа килгән хатлардан да күрәм, әлеге диагноз белән очрашучылар, аны җиңүчеләр, хәзерге вакытта көрәшүчеләр бар. Минем сезгә ярдәм итәсем, рухи яктан көч бирәсем килә Яхшыга ышаныгыз! Яшим дип яшәгез!

Бүген. Үзеңне бүген яратырга, кадерләргә, сакларга кирәк. Кемдер начар диагноз ишетермен дип хастаханәгә барырга куркып йөри – сузмагыз! Елга бер булса да барып тикшеренеп торыгыз. Барсы да үзегезнең кулда. Сәламәт булыгыз», – дип рәхмәт сүзләре белдергән һәм киңәшләрен биргән ул.

«Ләйсән, бар да яхшы булсын! Аллаһы Тәгалә көч бирсен! Балалар хакына гомер бирсен», – дип теләгән иҗатташ дусты Алсу Фазлыева

«Барда яхшы булсын. Бар да Аллаһ кулында. Ярдәменнән ташламасын», – дип язган җырчы Айгөл Бариева

«Бирешмә, анда бармаган кеше сирәктер. Ләйсән бетеренмә, чирнең бугазына ябыш, нык бул», Җиңеп чыгарга язсын», «Терелеп исән-сау чыгарга язсын. Булат белән тигезлектә картлык көнегезгә кадәр яшәргә язсын», «Бар да артта калсын», – дип теләгән җырчыга виртуаль дуслары.

«Ләйсән, бик көчле икәнсез. Андыйны бар кеше дә сөйләп бирә алмый. Күпләр үз эченә бикләнә. Исән-сау булып, тигезлектә, балаларга, оныкларга, Алла боерса сөенеп яшәргә язсын» дигән комментарий да калдырганнар.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Обнинске, в Калужской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Обнинске

Ria.city

«Доктор Плюс»: новые горизонты ЛОР-хирургии и ЛОР-диагностики Качество и инновации – наш приоритет

«Я не хочу воевать, но и молчать не надо»

В Калужской области построят еще несколько крупных спортивных объектов

Мошенник из Ленинградской области выдал чужой автомобиль из Обнинска за свой и пытался его продать

Музыкальные новости

Суд взыскал с Киркорова 90 тысяч рублей за оскорбление Успенской попрошайкой

Бастрыкину доложат о ходе проверки действий мигранта, пристающего к москвичкам

Более 14 тысяч жителей СВАО получили новые квартиры по реновации — Собянин

На матче "ЦСКА-Динамо" родилась новая семья

Новости Калужской области

В Обнинске онкологи поставили пациентке титановый протез вместо грудины и спасли жизнь

Татьяна Леонова назвала основные тренды развития городов

«Я не хочу воевать, но и молчать не надо»

В Калуге наградили лучших бодибилдеров

Экология в Калужской области

В Нижнем Новгороде открыли движение уникального кремлевского фуникулёра

Артем Мелихов возглавил столичную сеть клиник «ABC-медицина»

Современная концепция биохакинга в сети клиник «Будь Здоров» представлена на первой конференции по управлению возрастом и здоровьем «Ко-Лаб»

Аделина Панина получила персональную звезду на аллее эзотериков

Спорт в Калужской области

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии

Рейтинг WTA. Эрика Андреева обновила личный рекорд, Саккари выпала из топ-15, Шрамкова поднялась на 41 строчку

Дарья Касаткина проиграла четвёртый финал WTA в текущем сезоне

Даниил Медведев в составе сборной Европы стал обладателем Кубка Лэйвера

Moscow.media

DCLogic: программная платформа «Кандата» повысит эффективность работы отечественных предприятий до 15%

Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса

Свыше 6,5 тысячи жителей Москвы и Московской области получили справки о статусе предпенсионера в клиентских службах регионального Отделения СФР и МФЦ

Инфографика: сентябрьские изменения для автомобилистов при оформлении ДТП по европротоколу







Топ новостей на этот час в Обнинске и Калужской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *