Сигезенче Гагарин кубогы өчен кемнәр көрәшә?
Гагарин кубогы өчен көрәш алып барачак барлык командалар да ачыкланды. Плей-оффтан иң соңгы булып колак каккан команда – Астананың "Барыс"ы булды.
"Барыс"ның әле КХЛ тарихында беренче тапкыр гына плей-оффка эләкмәве. Шулай итеп, КХЛда Гагарин кубогы өчен ел саен көрәш алып барган 5 команда гына калды. Алар – "Динамо" (Мәскәү), "Ак Барс", "Металлург" (Магнитогорск), СКА һәм "Салават Юлаев". Ә 1996-1997 елдан бирле үткәрелүче Россия чемпионаты тарихында барлык плей-оффта да ике генә команда – "Ак Барс" белән "Металлург" кына һәр сезонда да катнашкан.
Быел кубок өчен көрәшүче командалар. 1 раунд:
Көнбатыш конференция:
ЦСКА (Мәскәү) – Слован (Братислава)
СКА (Санкт-Петербург) – Локомотив (Ярославль)
Йокерит (Хельсинки) – Торпедо (Түбән Новгород)
ХК Сочи (Сочи) – Динамо (Мәскәү)
Көнчыгыш конференция:
Авангард (Омск) – Нефтехимик (Түбән Кама)
Металлург (Магнитогорск) – Автомобилист (Екатеринбург)
Сибирь (Новосибирск) – Адмирал (Владивосток)
Салават Юлаев (Уфа) – Ак Барс (Казан).
Чыганак: http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/17669-sigezenche-gagarin-kubogyi-өchen-kemnәr-kөrәshә?.html