Ике бала һәм аларның әнисе утырган машина елгага төшеп баткан

Пермь шәһәрендә әнисе белән ике бала утырган автомобиль Мулянка елгасына тәгәрәп төшкән. Әни кеше һәм аның бер баласы һәлак булган. Бу турыда РИА Новости өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте. «Машина елгага тәгәрәп төшү турында хәбәр килде. Якынча белешмә буенча, салонда булган хатын һәм аның баласы үлгән. Хәзер урында экстрен хезмәтләр эшли. Тикшерү эшләре бара», — диелә хәбәрдә. Машинада утырган тагын бер бала исән калган, аны хастаханәгә озатканнар. Әлеге фаҗига турында хәбәрләр башта социаль челтәрләрдә таралды. Машина Космонавтлар шоссесындагы кибет парковкасына тукталган булган. Машинада ике һәм дүрт яшьлек ике бала һәм аларның анасы утыра. Әти кеше машинадан чыга, шуннан соң автомобиль хәрәкәт итә башлый һәм елгага төшеп китә, диелә бу хәбәрдә. «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, ике балалы гаилә әбиләрендә кунакта була. Кайтып килгәндә, бүген кичке дүртләр тирәсендә алар кибет янына туктый. Әти кеше ВАЗ-2109 машинасын туктатып калдыра, үзе кибеткә кереп китә. Ике бала белән хатын машина салонында кала.  Ир әйберләр алган чакта кибеткә бер егет йөгереп керә. «Синең машинаң елгага тәгәрәп төшеп китте», — дип кычкыра ул. Әти кеше елгага таба йөгерә. Бу вакытта 2 яшьлек малайны узып баручы ир-ат коткарган була. Ул баланы коткара да китеп бара. Әнисе һәм дүрт яшьлек бала утырган машина су төбенә бата. Аларның мәетләрен коткаручылар чыгарган инде. Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «саксызлык аркасында ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *