«Шома бас» татар биюләре бәйгесендә Карелиядән «Ялкын» төркеме җиңде

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 21 ноябрьдә Свердловск өлкәсе дәүләт халык иҗаты сараенда дүртенче тапкыр «Шома бас» татар биюләрен башкаручылар бәйгесе узды. Гран-прины Карелия Республикасының Петрозаводск шәһәреннән «Ялкын» бию төркеме алды. Аларга татар сәхнә костюмнарын тегү өчен 150 000 сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңүчеләр исемлеген карау өчен сылтама

Чара Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм Свердловск өлкәсе мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы грантлары буенча Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) төбәк иҗтимагый оешмасы откан акчага үткәрелде. Бәйге беренче тапкыр 2017 елда уздырылган иде.  Конкурс программасында Свердловск, Оренбург, Самара, Пенза, Чиләбе, Төмән, Кемерово өлкәләреннән, Татарстан, Коми, Карелия, Башкортстан республикаларыннан, Пермь крае һәм Ханты-Манси автономияле округыннан 72 коллектив һәм 700дән артык талантлы башкаручы катнашты. Конкурсантларны профессиональ һәм абруйлы жюри бәяләде. Анда Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре эшләде, диелә хәбәрдә. «Татар биюләрен башкаручыларның мондый масштабтагы бәйгесе Россиядә генә түгел, хәтта Татарстанда да юк. Шуңа күрә Екатеринбургтагы „Шома бас“ татар биюләрен башкаручылар бәйгесе алга таба яшәргә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә булырга хокуклы», — диде жюри рәисе, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *