Пермь татарларының Ватан сугышындагы батырлыгы турында китап чыкты

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Пермь шәһәренең «Губерния» халык иҗаты йортында Татар милли-мәдәни мохтарияте, Пермь шәһәре администрациясе һәм Пермь крае губернаторының эчке сәясәт департаменты белән берлектә «Пермские татары в боях за Родину» тарихи-публицистик һәм фәнни басмасын тәкъдим итте. Китап 2020 ел ахырында Мәскәүдә нәшер ителгән һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, китап Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Мәскәү шәһәренең «Мәдинә» нәшрият йорты ярдәме белән 5 мең данә тираж белән нәшер ителгән.  Анда татар халкының 120 дән артык, шул исәптән Пермь краеның җитмештән артык вәкиленең Бөек Ватан сугышында батырлыгы һәм җиңүгә керткән өлеше турында мәгълүмат бирелгән. Шулай ук анда Советлар Союзы Герое исеме бирелгән алты кеше, өч Дан орденына ия булган, Александр Матросов батырлыгын кабатлаган 4 сугышчы һәм башкалар турында да язылган. Яңа басмада сугышта актив катнашкан 40 кеше турында материал тәкъдим ителгән, моңарчы алар турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган. Китапта Пермь татарлары — сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында эшләгән тыл хезмәтчәннәре турында бүлек бар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *