«Бүген бик матур бәйрәм! Мәдәният хезмәткәрләре көне! Бәйрәм белән, коллегалар! Бүген минем өчен бик тә шатлыклы көн, соңрак сөйләрмен», — дип яза җырчы Инстаграм битендә. Соңрак тагын бер матур фото урнаштыра. «Күптән түгел Чулпан Әүхәт кызына Татарстан Республикасының атказанган артист исеме бирелүе турында указ ч ыккан иде . Бүген медальне тапшырдылар. Пермь ягы, Барда районы, Танып дигән кечкенә генә авылдан чыккан кызны шулай бәяләгәннәре өчен Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, яраткан тамашачыма зур рәхмәт! Әти-әниемә, гаиләмә рәхмәтлемен!» — дип шатлыгын уртаклаша Чулпан Йосыпова.