«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә кулдан язылган хатлар юллыйлар

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар Казанның «Гаилә» мәчете оештырган «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсына кулдан язылган хатлар юллый.

«Казаннан катнашучылар, нигездә, яшьләр булса, Татарстаннан читтә яшәгән катнашучылар — өлкәннәр. Кулдан язылган хатлар җибәрәләр. Нигездә, алар туганнарының васыятьнамәләре белән уртаклаша. Аннан соң: „Хатым килеп җиттеме әле?“ — дип белешеп торалар. Үз эшләренә бик җаваплы карыйлар», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Илмир хәзрәт Хәбибуллин.

Әлегә утызлап эш кабул ителгән. «Конкурста Пермь крае, Курган өлкәсеннән катнашучылар бар. Әстерхан өлкәсеннән дә элемтәгә чыгып: «Безнең якыныбыз түгел, татарлар тормышында актив катнашкан шәхеснең васыятьнамәсен өйрәндем, сезгә җибәрергә буламы?”– дип мөрәҗәгать иттеләр», — диде Илмир хәзрәт «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Башка регионнарда яшәүчеләр бәйге турында күбесенчә социаль челтәрләрдән белгән. «Без мәчеттә мөселманнар өчен газета чыгарабыз, аларны төбәкләрдәге мөфтиятләргә таратабыз. Газета аркылы белүчеләр дә бардыр. Ләкин күбесенчә социаль челтәрләр аша күрәләр», — диде имам-хатыйб ярдәмчесе.

«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе ел башында игълан ителде. Агымдагы елда ул Россиядә халык санын алу, Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Конкурс быел өченче тапкыр үткәрелә.

Иң яхшы эшләрдән китап чыгарачаклар һәм газетада бастырачаклар. Китапка быелгы гына түгел, узган еллардагы яхшы васыятьнамәләр дә керәчәк. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырылачак. Эш таләпләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматны «Гаилә» мәчете сайтында табарга була.

Элегрәк конкурсның 27 июньгә кадәр озайтылуы турында язган идек .

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *