«Киләсе җәйдә кияүгә чыгарга тиеш иде»: яшь укытучы коточкыч юл һәлакәтендә үлгән

14 декабрьдә Пермь – Екатеринбург трассасының 314 нче километрында җиңел машина йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл хезмәте машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә Subaru автомобиленең пассажиры үлгән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Свердловск өлкәсе Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, җиңел автомобиль белән 30 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул кар яву сәбәпле идарәне югалткан һәм юл читендә туктап торган «Газель»гә килеп бәрелгән. Ике машина да кюветка төшеп киткән.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Subaru автомобиленең 27 яшьлек пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче үлгән. Машина йөртүче яраланган, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ир-ат травматология бүлегендә», – дип сөйләделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл хезмәте машинасының йөртүчесе һәм пассажиры зыян күрмәгән.

Җиңел машинаның һәлак булган пассажиры Свердловск өлкәсендә яшәүче педагог Мария булган. Ул Екатеринбургтагы 173 нче лицейда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән.

Лицей администрациясендә Мариянең әлеге уку йортында инде берничә ел эшләвен раслаганнар. Яшь педагогның фаҗигале рәвештә һәлак булуы турындагы хәбәр Мариянең хезмәттәшләрен, укучыларын һәм аларның әти-әниләрен тетрәндергән.

Мария Трошинаны укучылары, искиткеч укытучы иде, дип искә ала. Педагогны лицей укучылары бик яраткан. Мариянең туганнары һәм якыннары бу хәлгә ышана алмый. Алар әйтүенчә, укытучы киләсе җәйдә кияүгә чыгарга җыенган булган. Ул актив тормыш рәвеше алып барган һәм еш сәяхәт иткән.

«Безнең өчен бу – бик зур фаҗига. Бу хакта сөйләргә дә авыр. Аның кебек кешеләр бик аз...» – дип сөйләгән Мариянең якын дусты.

Кыз 2021 елда Урал дәүләт педагогика университетын тәмамлаган һәм белгечлеге буенча эшли башлаган.

«Без Мария белән бергә укыдык. Коллегалар буларак аралаштык, эш буенча күрешеп тордык. Ул бик яхшы күңелле, ярдәмчел кыз иде. Балаларны яратты. Һәрвакыт тыңларга һәм ярдәм итәргә әзер иде», – дигән һәлак булган педагогның төркемдәшләре.

Мария фаҗига булган көнне кая барганы билгеле түгел.

«Екатеринбургта яшәүче Subaru йөртүчесенең 4 ел машина йөртү стажы булган. Моңарчы ир-ат 13 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Аның исерек хәлдә булмаганмы икәнен медицина оешмасында тикшерәчәкләр», – дип хәбәр иткән булганнар Дәүләт автоинспекциясендә.

55 яшьлек «ГАЗель» йөртүчесенең машина йөртү стажы 38 ел. Аның элегрәк бер тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка җәлеп ителгәне булган. Ул авария вакытында аек булган. Юл-транспорт һәлакәте факты нигезендә тикшерү үткәрелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *