КОТОЧКЫЧ ФАҖИГА: автобус читкә төшеп киткән, зыян күрүчеләр бар
Бөгелмә янындагы объездной юлда Самара-Ижевск автобусы юл читенә төшеп киткән.
Автобус йөртүче аның белән идарә итә алмаган, дип хәбәр итәләр. Зыян күргән алты кеше Бөгелмә хастаханәсенә озатылган, калган 23 пассажир Самара-Пермь автобусы белән киткән.