Гөлназ Сираева белән Гүзәлия әфсенле җыр яздырган?
Гөлназ Сираева «Бәхет ул» җырын тәкъдим итте. Җырның көен җырчының дусты, композитор Гүзәлия язып биргән.
«Яңа позитив җырыбыз сезнең өчен, дуслар. Бу гади җыр түгел, ә безнең – Гөлназ Сираева белән минем позитив энергиябезгә төрелгән җыр. Менә әйтте диярсез, тыңлап йөрегез әле берничә ай, тормышыгыз уңай якка үзгәрәчәк. Аннары Гөлназ белән миңа язып җибәрегез үзгәрешләрегез турында», – дип язган Гүзәлия социаль челтәрдәге үз битендә.
Җырчыларның иҗатын күзәтеп баручылар яңа иҗат җимешенә югары бәя биргән. «Җәй хиты булачак», – дип ышандырган алар җырчыларны.