Добавить новость
Новости по-русски
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

БРИКС матурлык конкурсы башланды: «Казан, һәрвакыттагыча, кунакларны зурлап каршы ала»

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә матурлык конкурсының ачылыш тантанасы узды. Чибәрлек һәм нәфислек бәйгесенә дөньяның 17 иленнән (Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Индонезия, Беларуссия, Боливия, Куба, Казахстан, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Уганда, Үзбәкстан, Вьетнам һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) барлыгы 51 катнашучы теркәлгән.

Һава юллары транспорты тотрыксызлыгы аркасында әлегә Индия һәм Боливия якларыннан кайсыбер катнашучылар килеп җитә алмаган. Алар алдагы көннәрдә бәйгәгә кушылачак, диделәр.

Конкурс хакында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева:

— Без биредә яхшылык һәм иҗат идеяләрен, хатын-кызлар дөньясының матурлыгын һәм мәрхәмәтлелекне берләштерәбез, — диде.

Фазлыева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен дә ирештерде һәм уңышлар теләде.

— Россиядә Халыкара БРИКС матурлык конкурсы беренче тапкыр үткәрелә. Безнең команданың үзенекен булдырасы килде. Өстәвенә, ул әле өч конкурсны берләштерә. Дөньяда әлегә кадәр өч категориядә: Miss, Mrs, Little Miss категорияләре буенча матурлык бәйгесе үткәрелмәгән, — ди бәйге Президенты Динара Сәлахова.

Шулай, конкурс тантанасы ачылышында журналистлар Казанга килгән танылган сәхнә йолдызлары, стилистлар белән аралашты һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.

— Бу – тарихи вакыйга. Минемчә, Казанда уздырыла торган әлеге БРИКС конкурсы гаҗәеп көчкә ия, чөнки ул шулкадәр күп дәүләтләрдән хатын-кызларны туплады һәм берләштерде. Казан, һәрвакыттагыча, кунакларны зурлап каршы ала. Гомумән, Казан — хәзер күпләр өчен дөньяның иң шәп шәһәрләрнең берсенә әйләнәчәк, — дип билгеләп үтте популяр актриса һәм җырчы Ольга Серябкина.

«Бу атна истә калырлык булачак. Монда иң талантлы кешеләр җыелган. Мине бүген горурлык хисләре били», – дип тә өстәде ул.

Жюри әгъзасы, билгеле стилист Влад Лисовец:

— Монда кызлар төрле илләрдән җыелган һәм һәркайсының үзләренә генә хас стилистикасы бар. Әлбәттә, Азия, Кавказ, Көнчыгыш илләрен бер-берсе белән чагыштырып та булмый! Һәрберсе үзгә, – диде спикер.

Тантана ТР халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина һәм Игорь Крутой академиясе хоры башкаруында Россия, Татарстан гимннары белән башланды. Аннары эстрада артистлары чыгышлары һәм гүзәллек бәйгесендә катнашучыларның кичке күлмәкләрдән дефилесы белән йомгакланды. ZIVERT, MONA һәм DINARA җырладылар.

Бүген матурлык бәйгесендә катнашучыларны аш-су буенча остаханә көтә, ә кич белән Полина Гагарина катнашында чара булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *