Добавить новость

Пенсия фонды бәйге игълан итә

Россия Федерациясе Пенсия фонды ел саен уздырыла  торган “Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча  елның  иң яхшы иминиятләштерүчесе-2014”  бөтенроссия конкурсының бишенчесе башлану турында хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар – мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе өчен Пенсия фондына иминият кертемнәре түләүчеләр. Бәйгедә катнашу өчен, иминиятләштерүче үз хезмәткәрләренең хезмәт пенсияләренең иминият һәм тупланма өлешләренә иминият кертемнәрен Пенсия  фонды бюджетына вакытында һәм тулы күләмдә күчереп барырга; персонификация-ләнгән исәп һәм  иминият кертемнәрен түләү документларын тиешле срокта хаталарсыз тапшырырга; барлык хезмәткәрләрен мәҗбүри пенсия иминият-ләштерүе системасында вакытында теркәтергә тиеш. Моннан тыш, эш  бирүче һәм иминиятләштерелгән затлар адресына РФ пенсия законнары бозылу турында шикаятьләр булмау да кирәк.

Татарстан Республикасында конкурсның җиңүчеләре дүрт категориядә билгеләнәчәк: хезмәткәрләре 500 кешедән арткан эш бирүчеләр,  100дән 500гә кадәр, 100 кешегә кадәр булган эш бирүчеләр һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр.

2014 нче елның иң яхшы иминиятләштерүчеләре РПФ идарәсе рәисе һәм Пенсия фондының Россия Федерациясендәге бүлекләре идарәчеләре имзалаган Мактау дипломнары белән бүләкләнәчәк.

“2014 нче елның иң яхшы иминиятләштерүчесе” конкурсына нәтиҗәләр, иминиятләштерүчеләр 2014 нче ел өчен отчетларын тапшырып бетергәч, 2015 нче елның маенда ясалачак.

Отчетлар тапшырылган 2013 нче ел йомгаклары буенча, 2014 нче елдагы конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 3,65 миллионнан артык эш бирүче катнашты. Төбәк конкурс комиссияләре РПФның 82 бүлекчәсендә социаль җаваплылыкны күбрәк тоючы 1203 эш бирүчене билгеләде. Конкурс уздырылган 4 ел эчендә Россия Федерациясенең 82 субъектындагы  социаль  җаваплылыкны күбрәк тоючы 4841 эш бирүче бүләк алды. 

Шунысын да хәбәр итәбез: “Мәҗбүри пенсия  ими-ниятләштерүе буенча елның иң яхшы иминиятләштерүчесе-2012” бөтенроссия конкурсында хезмәткәрләр саны 100дән 500гә кадәр булган эш бирүчеләр  категориясендә  Биектау районының “Саф-Пласт” җаваплылыгы чикле ширкәте җиңүче булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Пласте

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Челябинской области
Экология в Челябинской области
Спорт в Челябинской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Пласте и Челябинской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *