Көрәш буенча Россия чемпионатында 7 татар көрәшчесе чемпион калды

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 7-8 декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия беренчелеге узды. 10 үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калды.

Көрәш буенча Россия беренчелегендә 35 төбәктән җыелган көрәшчеләр катнашты. Чемпионат 7 декабрьдә Идел буе спорт академиясенең уку-лаборатория корпусы спорт залында, финал уеннары 8 декабрьдә «Ак Барс» көрәш сараенда узды.

Ачылу тантанасында театр һәм кино актеры Антон Богданов катнашты. Шулай ук ачылу тантанасыннан соң тамашачылар арасында өч iphone телефоны уйнатылды.

Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.


Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез:

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Нургалиев Раббани (Татарстан);

2 урын – Ибатуллин Илфак (Башкортстан);

3 урын – Андреев Иван (Марий Эл), Вәлитов Зариф (Төмән өлкәсе).


65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Татарстан);

2 урын – Ишмуратов Алмаз (Чувашия);

3 урын – Билданов Фаил (Оренбург өлкәсе), Егоян Егор (Төмән өлкәсе).


70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәримуллин Динар (Татарстан);

2 урын – Кинзябаев Айнур (Башкортстан);

3 урын – Галләмов Мөнир (Марий Эл), Хикмәтуллин Тимур (Ульяновск өлкәсе).


75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Башкортстан);

2 урын – Волобуев Игорь (Төмән өлкәсе);

3 урын – Османов Эмир-Али (Кырым), Синякаев Рамил (Татарстан).


80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Татарстан);

2 урын – Кантемиров Илгизәр (Ленинград өлкәсе);

3 урын – Рузметов Кәрим (Самара өлкәсе), Мәхмүтов Илһам (Чувашия).


85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Наил (Башкортстан);

2 урын – Садаров Ринас (Чувашия);

3 урын – Хәйруллин Айрат (Киров өлкәсе), Яминов Илдар (Оренбург өлкәсе).


90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Төхвәтуллин Илмир (Татарстан);

2 урын – Зәйнетдинов Айгиз (Башкорстан);

3 урын – Пятачков Андрей (Оренбург өлкәсе), Кардонов Ранис (Чувашия).


100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Нургалиев Раил (Татарстан);

2 урын – Сыртаев Айнур (Башкортстан);

3 урын – Бадамшин Рамил (Свердловск өлкәсе), Исламов Рөстәм (Ямал-Ненецк автомонияле округы).


130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Татарстан);

2 урын – Азимов Турал (Төмән өлкәсе);

3 урын – Әүхәдиев Рәмис (Марий Эл), Рафиков Валерий (Оренбург өлкәсе).


130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Павлик Сергей (Ульяновск / Мәскәү өлкәләре);

2 урын – Маматов Руслан (Пермь);

3 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Татарстан), Абдуллин Салават (Төмән өлкәсе).

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Самаре

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Самары
Экология в Самарской области
Спорт в Самарской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Самаре и Самарской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *