Сызрань шәһәренең Фәйзулла мәчетендә ифтар мәҗлесе булды
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Сызрань шәһәренең Фәйзулла мәчетендә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы ифтар мәҗлесе үткәрде.
Мәҗлесне абыстай Әнүзә Мостакаева башлап җибәрде. Аның җитәкчелегендә мәчеткә йөрүчеләр Коръән сүрәләрен укыды, Өммегөлсем Сәйфетдинова һәм Флера Сәйфуллина, Нәзифә Кузяева аңлаешлы, үтемле итеп Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде, дип хәбәр итте «Самара татарлары» сайты.
Аннан бергәләшеп ахшам намазын укыганнар. Яшь ханымнар бу көнне беренче җәмәгать намазын укыды.
Кояш баегач, хөрмә һәм зәмзәм суы белән авыз ачканнан соң, «аккалфак»лылар үзләре әзерләгән табын артына утырышты.
«Ифтардан соң ястү намазын, тәравихны да укыдылар. Зикерләр әйттеләр, догалар кылдылар, теләкләр теләделәр. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчеләргә җан-тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!» диелгән хәбәрдә.