Самара өлкәсенең Мулла авылында «Каз өмәсе» уздырганнар
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендәге Мулла авылы халкы көзләрен бергәләп «Каз өмәсе» үткәрә.
«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, быел «Каз өмәсе» Гөлшат Әхмәтова йортында узган. Өмәдә каз йолку, каз эшкәртү эшләре күмәк башкарыла.
«Бу бәйрәмдә иң мөһиме — кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы, буыннар бәйләнеше», диелә хәбәрдә.
Эш барышында авылның «Хыял» коллективында катнашучылар җырлар җырлаган, кызыклы хәлләр турында сөйләшкәннәр, яшьләрне бәйрәм традициясе белән таныштырганнар. Аннан соң әңгәмә табында, чәй янында дәвам иткән.