Илфак Шиһапов модага кергән ач тору хакында

Бер районда чәй эчеп утырабыз. Өстәл  шактый мулдан: искиткеч тәмле коймак, берничә төрле кайнатма, башкасы... Соңгы елларда  күмәгрәк өстәлләрдәге гадәти сүз: диета, ябыгу турында сөйләшеп киттек. Берсе фәләнне ашамый, янәсе, икенчесе төгәнне авызына да алмый...

Дөрес сөйлиләр, күрәсең, өстәлдәге коймакларны үзем «сыпырып» бетердем диярлек. Ябыгу турында сүз һаман тәмамланмады. Дәрәҗәле бер абзый әйтеп куйды:
– Кызык, элек кеше тамагын ничек туйдыруны кайгыр­т­кан, хәзер ничек ашамауны кайгырта...

Өстәлдә иясен таба алмый яткан соңгы ике коймакка күзем төште. Чынлап та шулай бит, шайтан алгыры...
... 21 нче елгы ачлык безнең якта (Самара губернасы) бик каты булган. Халыкның тамак дип әллә нинди адымнарга барганы да билгеле. Әйтик, истәлекләргә, архив документларына караганда, кайбер авылларда кеше ашауга да барып җиткәннәр. Ул елларны 12 яшьлек бала булып каршылаган әби сөйли иде:

– Без үги ана белән үстек. Гадилә карчык үтә дә усал иде, якты чырай күрсәтмәде, тик егерме бердә исән калдырды безне. Егерменең җәендә, әле аны-моны көтмәгәндә, без – 8-10 яшьлек балаларны ияртә дә кырга алабута сыдырырга алып китә иде. Көне буе сыдырабыз, җилгәрәбез алабута орлыгын. Гадилә карчык аны киптереп җыеп куя. Һәркөнне шулай. Балалар бит, уйныйсы да килгәндер, тик качып булмый. Ә менә кышын, башкалар ачтан егылып үлгәндә, шешенеп ятканда, без, бөтенләй тук булмасак та, шул орлык белән җан асрадык...


Икенче истәлек:
– Энем Зәйнетдин чирләде. Тора алмыйча ята. Ач та бит инде. Күршедәге урыс авылы Куакта больница бар, шуның врачы – бабаңның танышы, Зәйнетдинне шунда салдык. Анда да ашарга юк инде. Шул врач кеше аша хәбәр җибәргән: бүген туйганчы бер ашаса, исән кала бала, дигән... Базда алты бәрәңге бар.  Гадилә шуның дүртесен пешереп, чүпрәккә төреп, Зәйнетдингә озатты. Без – алты кешегә ике бәрәңге калды. Яз башы гына, юньләп үлән дә чыкмаган...


Тагын берәү:
– Яз, ташу суы таралган, билдән диярлек шуны ерып, черек бәрәңге эзлибез... Белмим, ничек хатын-кыз булып калганбыз да ничек бәбәйләр таба алганбыздыр инде... Шул тапкан бәрәңгене алып кайтып, камырын пешерә идек. И-и-и-и, аның тәмлелекләре! Берәр кай­чан туйганчы ипи ашар вакыт җитсә дә, черек бәрәңге камыры пешергәләрбез инде дип сөйләшә идек...


...Бүген ач тору модада. Кеше ничек ябыгырга белми. Чүплек тулы ризык. Кемнәрдер, санкцияләр дәвам итсә, фәлән-фәлән ризыксыз ничек яшәрбез инде, дип баш вата. Абсурд театры бу тормыш һәм туклану. Кеше ашарга дип акча түгә, аннан – ябыгырга дип. Борынгыларның: «Ашау өчен яшәмә, яшәү өчен аша», – дигәне күптән онытылган.
Өстәл артында утырганда берәрсе диета-мазар дип сүз кузгатса, әбиләрнең алабута сыдырганнары, черек бәрәңге җыюлары искә төшә. Өстәлдәге боегыбрак яткан соңгы ике коймакны да үзем ашадым. Ничу монда кыланып, ризыктан өстен булып утырырга!

Илфак Шиһапов

Чыганак:http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/13218-nik-b%D2%AFgen-ach-toru-modada?.html

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Самаре

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Самары
Экология в Самарской области
Спорт в Самарской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Самаре и Самарской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *