Татарстанда атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Нигъмәтуллин музее ачылды
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Буа районының Черки-Килдураз авылында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам, монументалист Шамил Нигъмәтуллин музее ачылды. Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Шамил Габдрахман улы Нигъмәтуллин (Шамил Нигъмәт) 1951 елның 4 гыйнварында Татарстанның Буа районы Килдураз авылында туган. 1984-1993 елларда РСФСР Сәнгать фондында эшли, 1993-2002 елларда Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булган. Читать дальше...